Илһам Мөхәрләмов: "Гомер атым офыкларга атлый"
Гомер атым Болын буйлап бер тай чаба, Җилләр җитә алмый артыннан. Бар микән соң тагын җан иясе, Бәхетлерәк шушы колыннан. Арба тартып юлдан бер ат бара, Җилләре дә ачы тешләшә. Арыгачтын туктап ял итә ул, Авыр йөге һаман янәшә. Гомер атым офыкларга атлый, Ачы җилләр этә артыннан. Бер киткәчтен булмый...
Гомер атым
Болын буйлап бер тай чаба,
Җилләр җитә алмый артыннан.
Бар микән соң тагын җан иясе,
Бәхетлерәк шушы колыннан.
Арба тартып юлдан бер ат бара,
Җилләре дә ачы тешләшә.
Арыгачтын туктап ял итә ул,
Авыр йөге һаман янәшә.
Гомер атым офыкларга атлый,
Ачы җилләр этә артыннан.
Бер киткәчтен булмый кире кайтып,
Булмый кайтып офык артыннан.
Гомер атым зинһар туктама син,
Туктама син авыр булсада.
Үз-үзеңә язган тормыш юлын,
Ачы җилләр исеп торса да.
Катнаш никах
Сөя егет чит халыкның гүзәл кызын,
Өйләнмә дип ялынса да карт атасы,
Тыңламады,өйләнде шул чибәркәйгә,
Тик почмакта эленеп тора иконасы.
Томыш йөген тарта егет,бар да әйбәт,
Колак салмый авыл буйлап йөри гайбәт,
Балаларны тотып килен чукындырган
Уйламый да егет, алмады шул гыйбрәт.
Гомер бара, намазлыкка басты абзый,
Карап басты кыйбласына,нидер борчый.
Аңлады ул ялгышканын, тик соң инде-
Иконага карап бабай намаз укый.
Иконага карап чукына карчык та,
Артта тора бабай басып намазлыкта
Гомер узган, бу хатаны юып булмый,
Иконага карап бабай намаз укый.
Сүзсез хат
Каләм белән җилгә хатлар яздым,
Бәлки сиңа барып ирешер.
Насыйп булса җилләр сине күреп,
Сәламемне әйтеп күрешер.
Болытларга яздым сәләмемне,
Ак кар булып күктән яварлар.
Керфегеңә кунып эрерләр дә,
Битләреңә синең тамарлар.
Сагынуымны салдым аккан суга,
Агым суда мине күрерсең.
Барып җитсә әгәр сәләмнәрем,
Сөюмне шуннан белерсең.
Сүзсез хатым, җиткер сөюемне,
Бәлки кайтыр миңа җылы сүз.
Өмет белән көтәм хәбәреңне,
Сыкрамыйча йөрәк азга түз.
Яңа ел бураннары
Яңа елның бураннары матур,
Җәяүләшеп җирдән чабалар.
Әйтерсең лә җирнең йөзен
Ап-ак яулык белән ябалар.
Яңа елның салкыннары хәтта,
Җылытадыр кебек дөньяны,
Могҗизалы көн килер кебек,
Киләчәк ул,беләм мин аны.
Ап-ак карлар ява, айдакачкан,
Җемедәми күктә йолдызлар.
Әйтерсең лә ишелеп бәхет ява,
Карны тота ачык авызлар.
Уйлар
Чиертмә әле күңелем кылларын,
Өзелеп китәр кебек тоела.
Гомеремнең көзе җитте ахры,
Яфраклары инде коела.
Сөртмә әле күңелем көзгесен,
Хәтирәләр анда яңара.
Яшьлек сизелми дә узган инде,
Картлык килеп җиткән бичара.
Актарынма әле үткәннәрдә,
Үкенүсез үтми гомерләр.
Яшим әле тыныч картлыгымда,
Унсигездә һаман күңелләр.
Сискәндермә мине арттан килеп,
Шикләнерлек гамәл кылмадым.
Күкри-күкри яшьнәп яшим әле,
Яшим әле, яшәп туймадым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев