Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илһамия әбинең В.Путин хатына исе китте

Әтнә районы Түбән Көек авылында гомер кичереп, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Илһамия әби Фазылова В.Путинның кул куйган хатын күргәч исе китте. Районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева аңа район башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән РФ президенты Владимир Путинның котлау сүзләрен җиткергәндә:"Миңа дип атап җибәргәннәрем?" - дип гаҗәпләнде. Илһамия...

Әтнә районы Түбән Көек авылында гомер кичереп, 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Илһамия әби Фазылова В.Путинның кул куйган хатын күргәч исе китте.

Районның халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева аңа район башлыгы Габделәхәт Хәкимов белән РФ президенты Владимир Путинның котлау сүзләрен җиткергәндә:"Миңа дип атап җибәргәннәрем?" - дип гаҗәпләнде.

Илһамия әбекәй үзе хакында күп сөйләргә яратмый. сеңлесе Әминә дә: "Бөек Ватан сугышы чорында башка кешеләр нинди авырлыклар күрсәләр, безнең гаилә дә нәкъ шундый ук кыенлыклар кичергән", - диде.

14 яшендә Илһамия әбекәйне урман кисәргә җибәрәләр. Ул елларда колхозда нинди авыр эш бар, шушы яшүсмер кызлар җилкәсенә төшә. Амбарда да, фермада да эшлиләр, болында печән дә чабалар, салам да төиләр. Сынатмыйлар. Күршесен 90 яшьлек юбилее белән котларга килүен күргәч, Илһамия әбинең дә шушы мизгелләрне кичерәсе килә. Якыннары да: "90 яше тулуын шундый көтте. Мине дә зурлап котларга килерләр иде диде", - диләр. Аллаһы Тәгалә әбекәйнең теләкләрен тормышка ашыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев