Илдар Халиков эшеннән китте
Илдар Халиков Татарстанның хөкүмәт җитәкчесе постыннан китте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр Илдар Халиковның үз теләге белән вазифасыннан китәргә теләвен канәгатьләндерде. Илдар Халиков башка эшкә күчте.
Татарстанның Дәүләт Советы яңа кандидатураны раслаганчы Премьер-министр вазифасын беренче урынбасар Алексей Песошин башкарачак. Бу хакта ТР Президенты пресс-хезмәте хәбәр итә. Илдар Халиков 4 апрельдән "Татэнерго" акционерлык җәмгыяте генераль директоры итеп сайланды.
Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=tatpressa.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев