Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илле ике ел бергә гомер итәләр

52 ел бергә! Олы Әтнәдә яшәүче Разия һәм Габделхәй Сибгатуллиннарның тормыш корып, бергә яши башлауларына - 52 ел. Шушы еллар эчендә нинди генә урау юллар үтәргә туры килмәгән аларга. Гаабделхәй үзе 1938 елда элекке Кызыл юл районы Зирекле авылында дөньяга килә, әтиләре сугыштан әйләнеп кайта алмый. Ул апасы белән әниләре...

52 ел бергә! Олы Әтнәдә яшәүче Разия һәм Габделхәй Сибгатуллиннарның тормыш корып, бергә яши башлауларына - 52 ел. Шушы еллар эчендә нинди генә урау юллар үтәргә туры килмәгән аларга. Гаабделхәй үзе 1938 елда элекке Кызыл юл районы Зирекле авылында дөньяга килә, әтиләре сугыштан әйләнеп кайта алмый. Ул апасы белән әниләре тәрбиясендә үсә, җиде еллык мәктәпне тәмамлап, колхозда төрле эшләрне башкара, ат җигеп эшли башлый. Тора-бара ул яшәгән авыл тарала, анда яшәүчеләр төрле авылларга күченәләр. Габделхәй дә егет булып үсеп җитә, сабан туена кунакка килгән Шимбер авылы кызы Разияга күзе төшә. Танышып, араларында мәхәббәт җепләре сузыла. Озакка сузмыйча 1962 елда алар өйләнешәләр. 1964 елда кызлары Гөлнур дөньяга аваз сала. Авылларында кешеләр азайгач, эш тә бетә. Сибгатуллиннар гаиләсе Чишмәле Сап авылына күченеп киләләр. Йорт-җир, каралты-кураны төзеп чыгалар. Бала карарга әниләре булгач, икесе дә колхозда эшлиләр. 1966 елда уллары Илдар дөньяга килә. Сап зур авыл, балалары мәктәптә укый башлыйлар. Җиде еллык мәктәп бар вакыт. Балаларның киләчәген уйлап, тагын да уңай шартлар тудырыр өчен, Олы Әтнә авылына күчеп киләләр алар. Ирле-хатынлы фермада эшли башлыйлар, бозау да карыйлар, сыер да савалар, икесе бергә өйрәнү, тәҗрибә өчен аерым фермада эшлиләр. 1978 елда кызлары Гөлчәчәк дөньяга килә, ул вакытларда хэзерге шикелле озак декрет ялында утырулар юк, кызларын яслегә йөртәләр. Гомер дигәненең узганы сизелми, Гөлнур да урта мәктәпне тәмамлап, Казанга югары уку йортына укырга керә, аны тәмамлап, тормышка чыга. Уллары Илдар да армия хезмәтен үтәп кайта. Кызлары Гөлчәчәк мәктәпне тәмамлап, техникумда укый. Читтән торып Казанда укып белемен арттыра, эшли башлый. Кияүгә чыга, бер кыз үстерә. Хәзер Габделхәй белән Разия икесе дә лаеклы ялда, әлеге көнгә кадәр терлекләр, сыерлар асрыйлар. Габделхәй пенсиядә булса да, ат җигүеннән туктамый. Авылда мәет-мазар була калса, җеназа кирәк-яракларын, аты белән йортыңа китереп бирә. Мәетне гүргә иңдергәндә, ләхет ясый. Саный китсәң, аның башкарган эшләре бихисап. Сабан туйлары алдыннан урамнарда бирнә җыйнап, аның аты йөри. Аты да үзе кебек күндәм. Ир-егеткә 70 төрле һөнәр дә аз, дигән мәкаль нәкъ тә менә Габделхәйгә бик туры килә. Киләчәктә дә таза-сау булып, халыкка хезмәт итәргә язсын аңа, тагын күп еллар Разия белән тигезлектә яшәргә насыйп булсын аларга. Ә елларга Аллаһы Тәгалә иминлек бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев