Илне саклаучы, безне яклаучы әтием – минем горурлыгым
Сүзем кадерле әтием Җиһангиров Ренат Рәшит улы турында. Ул 1978 нче елның 17 декабренда Әтнә районы Югары Сәрдә авылында 3 нче бала булып дөньяга килә. Әтиемә 2 яшь булганда, әбием Фәния яшьли дөнья куя. Берсеннән-берсе кечкенә 3 баланы тәрбияләп үстерү бабам Рәшит, карт әбием Гыйззия җилкәсенә төшә.
Әтием, башта сигезьеллык мәктәптә, аннан Әтнә 121 нче номерлы һөнәри училищесында белем алганнан соң, 1998 нче елның 22 маенда хәрби хезмәткә китә. Аны Ставрополь крае Крапоткино шәһәренә җибәрәләр. Ул анда гранатометчик булып хезмәт итә. 1999 нчы елның гыйнварында Дагестан республикасының Боташ-Юрт торак пункты белән Чечня чикләрен сакларга җибәрелә, аннан апрельдә кире үз частьләренә әйләнеп кайта. Октябрь аенда кабаттан Чечня республикасына хәрби задание үтәргә китә. Әтием, авырту сәбәпле, Моздок шәһәрендәге госпитальгә эләгә. Аннан терелеп чыккач, хезмәтен Кабардино-Балкариядә дәвам итә. 2000 нче елда исән-сау туган якларына әйләнеп кайта.
Куркусыз, батыр йөрәкле әтием туган нигезен таркатмаган. Бүгенге көндә ул туган колхозында механизатор булып хезмәт итә. Әнием белән 2 бала тәрбияләп үстерә. Үз эшенең остасы дип әйтәм мин аның турында. Чөнки аны авыл халкы бик хөрмәт итә. Аның куллары алтын кебек. Нинди генә эшкә тотынса да, барысын да булдыра ул. Без апам белән аның эштән кайтуын сагынып көтеп алабыз, үзебезнең шатлык-борчуларыбызны әти белән бүлешәбез. Ә ул исә, күпме генә арыган булса да, безнең белән сөйләшергә вакыт таба, дәресләр әзерләргә булыша, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Әти белән безгә рәхәт, тыныч. Әтиләрнең барысы да шундый олы җанлы булалар, дип уйлыйм мин.
Әтиемә нинди генә мактау, кадерләү сүзләре әйтсәм дә, аз булыр. Аның кебек батыр, гадел, туганчыл әтиләр булганда без, балалар, барыбыз да бәхетле булыр идек. Тигез канатлы, тату гаиләдә үсүем белән мин чиксез бәхетле.
Фотода: Азалия әтисе белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев