Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җимешендә төш булган агачларны язын утыртырга кирәк – "Ватаным Татарстан" газетасы

Үсенте сатучылар: "Төшле җиләк-җимешләрне (слива, чия, төче чия, абрикос) - язын, орлыклыларны - алма, грушаны көзен утыртсаң яхшы", - дигән фикердә. (Казан, 6 май, "Татар-информ", "Ватаным Татартсан", Лилия Нурмөхәммәтова). Бакчага утыртыр өчен нинди үсентеләр алырга икән дип Казан урамнарын урап кайттык әле. Базарга да бардык, күргәзмәдә дә булдык, махсуслашкан кибеткә...

Үсенте сатучылар: "Төшле җиләк-җимешләрне (слива, чия, төче чия, абрикос) - язын, орлыклыларны - алма, грушаны көзен утыртсаң яхшы", - дигән фикердә.

(Казан, 6 май, "Татар-информ", "Ватаным Татартсан", Лилия Нурмөхәммәтова). Бакчага утыртыр өчен нинди үсентеләр алырга икән дип Казан урамнарын урап кайттык әле. Базарга да бардык, күргәзмәдә дә булдык, махсуслашкан кибеткә дә сугылып чыктык. Җимешендә төш булган агачларны - язын, орлыклыларын көздән утыртырга кирәк. Белгечләр безгә шундый киңәш бирде, дип яза "Ватаным Татарстан" газетасы.

Башкаланың Колхоз база­рын­да элек-электән авыл, бак­ча­чылык өчен кирәк булган әй­берләр сатылгач, юлыбызны шун­нан башларга булдык. Дө­ре­сен әйтергә кирәк, биредә элек­кеге кебек күпләп үсенте сат­мыйлар хәзер. Һәрхәлдә, без­гә шулай тоелды. Әмма сай­лау мөмкинлеге бар. Үз бак­ча­сында үстереп, башка­ларга са­тучылар күбрәк. Ак яулыгын бәй­ләгән апа сирень куагын без­гә 50-200 сумга тәкъдим итте. Питрәчтән килгән розалар - 150 сум. Бу чәчәкнең бәясе, сортына карап, 250 сумга кадәр җитә. Лаеш районының Стол­бище авылын­да үзебез үстер­дек дип чия, кара карлыган үсентеләре са­тып торалар. Аларның бәясе 250-350 сум тирәсендә тирбәлә. Биек­тау районында үскән слива, алма, чия үсентеләре - 250-300 сум. Сатучысы Света ханым бер­ничәне алган очракта бәясен тө­шерергә дә вәгъдә итте. Та­мыр­лары яхшы күренә анысы. Бүген генә казып алдык, алы­гыз, үкен­мәссез, ди. Янында сатып алу­чы­лар да бар. Бер ир ике төп ал­магач үсентесе алды. Ничек утыртырга икәнен дә өйрәтте Света ханым. "Менә бу ялганган өлеше җирдә күмелеп калырга тиеш тү­гел, чыгып калсын, күпләр ясый тор­ган ялгыш бу", - диде ул. Аның каравы биредә Чувашиядән кил­гән орлык суганы бик күп. Килосы 100-250 сум тора.

Бакчачылык күргәзмәсе
Башкалада 6 майга кадәр бакча кирәк-яраклары, үсентеләр белән сату итүче күргәзмә эшли. Сәфә­ре­безне әнә шунда дәвам иттек. Монда кайлардан гына килмәгәннәр дә, ниләр генә сатмыйлар. Вологдадан килүчеләр шәфталу үсен­те­сен үтереп мактый. 350 сум торучы әлеге куак салкынга чыдам, бик яхшы үсә икән. "Бездә сезгә караганда һава торышы кырысрак, бездә үскәнне, сездә ничек үсмәсен?!" - диләр.
Алардан бераз киткәч, Киров өлкәсеннән килгән сату ноктасына тукталдык. Биредә җылы якларда бик киң таралган кизил куагы бар иде. Сатучысы Владиславтан аның турында сораштык. "Бу куак бер метр чамасы үсә. Аны ялгызын гына утыртырга ярамый, зелпе, сырганак кебек парлап утыртырга кирәк. Бер төп кызыл, бер төп сары җимеш бирә торганын утыртырга мөмкин. Куактан 20 килога кадәр уңыш җыярга була. Бу читтән кайтартылмаган, үзебездә үскән. Берсен 200 сумнан сатабыз. Берничә үсенте аласыз икән, ташлама да ясыйм", - ди егет. Ә менә шәфталу үсентесе белән кызыксына башлагач, юк, безнең якларда үсмидер ул, дип җавап бирде. Аптыраган инде бу сатучыларга!
Кировтан килгән сатучыдан, нинди җиләк-җимеш агачлары утыртыйк икән, дип сораша башладык. Алмагачның кышкы сортларыннан Семеринконы алсагыз, оттырмаячаксыз, дип киңәш итте. Ул баштагы мәлдә бик әче булса да, җыеп алганнан соң акрынлап өл­герә, бик хуш исле, баллы була икән. Башкирская красавица, Богатырь, Звездочка, Синап Орловс­кий, Синап Северныйны да алучылар шактый икән. Көзге сортлардан - Осенний полосатый, Пионер Севера, Антоновка, җәйгеләрдән - Белый Налив, Конфетный, Карабовка, Летний Полосатый (иң беренче өлгерә торган алма, сусыл, эчке ягы да алсу төстә) өстенлек бирергә киңәш итте. Сливаның Президент, Медовая, Евразия, чия­нең Молодежная, Шоколадница, Любская, Мичуринская, Шпанка сортлары безнең якларда әйбәт үсә икән. Тик шунысы бар: слива, чиянең кайбер сортларын парлап утыртырга кирәк. Төче чияне (черешня) дә белеп утыртсаң, яхшы гына уңыш алырга була икән. Ипуть, Ленинградская черная, Мос­ковская красная, Фатеж, Розовая, Валерий Чкаловны утыртып ка­рарга кушты. Кура җиләгенең Геракл, Новость Кузьмина, Бальзам, Бриллиантовая, Гордость России, Брянская дива, Чудо малина, гру­ша­ның Медовая, Русская красавица, Лада, Память Яковлева сортларына өстенлек бирергә була, диде.
Үзләрен Чувашиядән дип таныштырган сатучылар янында халык шактый җыелган. Тик үсен­теләренә түгел, телефон номерларына күз төште бит. Шикләнә калдык. Машинаның дәүләт номерына игътибар итәргә булдык. Алгы номеры алынган иде. Арткы борт төшеп тора, ә анда номер алынмаган. Ничек итсәк иттек, машинадагы 123 нче төбәк - Краснодар крае икәнен белдек.
Хәер, биредә үзебезнекеләрне дә күрергә була иде. Лаеш райо­нының Атабай авылында үскән виноград үсентеләре, Вознесение бис­тәсендә үскән безнең өчен әлегә ят җиләк куаклары, Яшел Үзән бакчасындагы чәчәк үсенте­ләре белән дә кызыксындык.
Розалар сатып торучы Ленар Әхтәмов Балык Бистәсе районы­ның Яңа Арыш авылыннан килгән. Ул бер гектар җирдә 56 төр роза үстерә. Мондый күргәзмәләрдә элек тә катнаштым, ди. "Минем даи­ми клиентларым бар, шулар белән эшлим. Безнең якларга ярак­лашкан сортлар саткач, кеше ала. Сездән алган әйбәт үсә, диләр. Дөресен әйтим, бу кәсепкә кереп киткәндә бик авыр булды. Ялгышлыклар белән өйрәндек. Роза үстерүнең бөтен нечкәлекләрен беләбез хәзер", - ди Ленар.
Махсуслашкан кибет
Соңгы елларда халык арасында шактый популярлашкан бер сәүдә ноктасына да кереп чыктык. Дөресен әйтик, биредә бәяләр бераз кыйммәтрәк. "Бары үзебезнең табигать шартларына яраклашкан сортлар гына алып кайтабыз. Галимнәр белән тыгыз элемтәдә эшлибез", - диделәр безгә. Бер еллык алмагачлар - 350, ике еллык­лар 470 сум тора. Биредә безгә җәйге сортлардан Горнист, Яблочный спас, Мантет, көзгедән - Бессемянка, Солнышко, Услада, кышкылардан - Легенда, Багатырь, Рождественское сортларын киңәш иттеләр. Колонна сыман алмагачлардан Президент, Малюха, Васюган, Останкиноны алырга куштылар. Кизил турында да сораштык. Биредә Кизил грушевидный сорты бар икән. "Ул тыгыз туфракны яратмый. Аңа уртача ачы­лык­тагы, йомшак туфрак кирәк. Кар­лыган үсә торган туфракка караганда ачырак булса яхшы. Без­нең якларда туфрак ачы, бу төр үсемлек үсәргә тиеш. Бермә-бер күләмдә черемә, ком, көл салып утыртырга кирәк. 290 сум тора. Аның тагын Волгоградный дигән сортын үстереп карарга була. Парлап утыртырга кирәкми", - диде биредә эшләүче Рөстәм.
Сливаның Дальневосточный, ягъни Китайская слива, абрикос­ның Триумф, Чемпион Севера, Саратовский рубин, Красавец сортларына өстенлек бирергә куштылар. "Төче чияне утыртканда сер­кә­ләндерүче сортлар да булырга тиеш. Мисалга, Фатеж аласыз икән, янәшәсендә Бряночка утыртмасагыз, җимешсез калуыгыз бар. Алар икесе бер вакытта чәчәк атып, бер-берсен серкәләндерергә тиеш", - ди Рөстәм.
Безгә теләсә нинди үсенте алмаска куштылар. "Директорыбыз үсемлекләр турында бик күп белә. Ул бары тик үзебездә үсә торганнарын гына кайтарта. Базарларда колонна сыман груша саталар. Җи­тәкчебез аның әлегә безнең шартларга яраклашып бетмәвен, мо­ның өчен берничә ел кирәген әйтә", - ди Рөстәм.
Биредә үсентеләрне язын утыр­ту күпкә отышлы икәнен әйттеләр. Яхшылап сугарырга да куштылар. "Көн саен бакчага чыгып су сибәргә мөмкинлеге булмаган, читтә бакча тотучыларга гына көзен утыртырга киңәш итәбез. Тагын шунысы бар: төшле җиләк-җимешләрне (слива, чия, төче чия, абрикос) - язын, орлыклыларны - алма, грушаны көзен утыртсаң әйбәт", - диделәр.
Агропром
Биредә дә үсентеләр белән сату итәләр. Дөрес, сатучылар да, алучылар да күп түгел. Халык, билгеле, атна ахырында күбрәк. Монда Питрәч, Буа, Яшел Үзән җир­лек­лә­рендә үскән үсентеләр дә, Мәс­кәү өлкәсеннән кайтартылганнары да бар. Бәяләр дә төрле. Карлыганны, мәсәлән, 150-350 сумга алыр­га була. 350 сумлыгы быел бераз карлыган да бирәчәк, дип ышандырдылар. Агачларның бәя­се төрлечә. 500 сумга да, 200 сумга да алырга мөмкин.
- Халыкка ничек утыртырга, кайчан кисәргә, кышка ничек итеп төреп калдырырга икәнлеген аң­ла­тып бирәбез, - ди исемен әйтер­гә теләмәгән сатучы ханым. - Җи­ләк-җимеш агачын утыртасың икән, аларны тиешенчә карарга да кирәк. Бер кеше килгән иде. Аның бакчасында төче чия, абрикоска кадәр җимеш бирә, ә карлыганы уңыш бирми интектерә икән. Сә­бәбен дә ачыкладык. Баксаң, бөтен җирен биек койма белән томалап бетергән, ә карлыган мондый шарт­ларда үсә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев