Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җинаятьче артыннан... җәяүләп

Халык иминлеге сагында торучылар шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бер гасырлык тарихы булган совет милициясе бүгенге полиция хезмәтенең ныклы нигезе, аның фундаменты дисәм дә, ялгышмам. Җинаятьчелек элек тә булган, аңа каршы көрәш туктап тормаган. Шартлар бүгенге кебек булмаса да, бу һөнәр ияләре халыкны тыныч тормыш белән тәэмин итүгә...

Халык иминлеге сагында торучылар шушы көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Бер гасырлык тарихы булган совет милициясе бүгенге полиция хезмәтенең ныклы нигезе, аның фундаменты дисәм дә, ялгышмам. Җинаятьчелек элек тә булган, аңа каршы көрәш туктап тормаган. Шартлар бүгенге кебек булмаса да, бу һөнәр ияләре халыкны тыныч тормыш белән тәэмин итүгә кулларыннан килгәнчә өлеш керткән.
Шундыйларның берсе - лаеклы ялдагы милиция ветераны Илдус Гарипов. Илдус абый Олы Әтнә авылыннан, биредә туып-үскән, 10 сыйныф бе­лем алган. Яшь вакытында гомеренең күп өлешен халык иминлеге сагында үткәрермен дип башына да китерми ул. 1952 елда хәрби хезмәткә алына. Венгриядә өч елдан артык хезмәт итә. Армиядән кайтканнан соң, 1955 елда Чиләбе өлкәсенә, бертуган апасы янына чыгып китә. Шунда берьеллык курсларда укып, киң профильле тракторист-машинист һөнәрен үзләштерә. Өлкә районнарының берсендә тракторчы булып эшли. Бер уйлаганда, тормыш акрын гына дәвам итә, гаилә корып, балалар үстереп, шунда төпләнеп тә калган булыр иде дә бит. Әмма, күрәчәкне күрми - гүргә кереп булмый шул... Туган як барыбер үзенә тарта - егет Олы Әтнәгә әйләнеп кайта. Пропискага керү өчен милиция бүлегенә юнәлә. Паспорт өстәлен ул вакытта Закир Әхмәтҗанов җитәкли. Бү­лек кадрлар кытлыгы кичерә, хезмәткәрләр җит­ми. Закир ага егеткә уль­тиматум куя - "Пропискага кертәм, тик бер шарт белән. Безгә эшкә киләсең", - ди.
Баштарак аптырап кал­са да, ризалыгын би­рә Илдус. Сөйләшү сентябрь ахырларында була. 1 октябрьдән Илдус Гарипов бүлектә эшли башлый. Һәм шул көннән алып өч дистәгә якын гомерен шушы һөнәргә туг­ры хезмәткә багышлый ул. Постовой булып та, оператив дежурный булып та хезмәт куя. Конвой белән йөргән чаклары да байтак була. Бүлек бик кечкенә - начальниктан тыш бер милиционер, дүрт участковый, опер хезмәткәр, ОБХСС. Паспорт өстәле белән янгын бүлекчәләре дә милиция бүлегенә карый. Транспорт булмау бик зур проблема. Конвой өчен грузотакси чакырталар.
Бүлекне Арчага кушкач, хезмәткәрләр саны тагын да азая. Әтнә бүлеге опорный пункт булып кала. Өч дежурный гына калдырыла. Бүлектә урнашкан КПЗда 15 тәүлеккә тоткарланучылар байтак була ул чорда. Урын җитмәгәч, коридорларга да урнаштырырга туры килә.
1966 елда Илдус Гариповны Күлле Киме ягына участковый итеп бил­гелиләр. Участокка барлыгы 17 авыл керә. Юкка чыккан Атамыш, Мәзекәү авыллары да шунда. Ул чорда халыкны тетрәндерерлек авыр җинаятьләр булганны хәтерләми Илдус абый. Әмма бер дезертирны тоткарлаулары күңеленә сеңеп калган.
- Яз көне иде, - дип сөйли ул бу вакыйганы. Түбән Көектә качып ятучы дезертир турында хәбәр алынды. Киттек бер опер хезмәткәр бе­лән. Күәмгә кадәр транспорт булды. Калганы җәяүләп. Тегенең өен төне буе сак­лап чык­тык. Таң аткач, шаһитлар белән тентү ясар өчен өенә кердек. Бөтен җирне карап чык­тык - юк бу. Шунда күз ишек алдындагы келәткә төште. Эчендә кар базы икән. Төшеп карасам - иң түрдә, кәрнизгә төренеп яткан бу. Колхоздан трактор сорап илтеп тапшырдык. Ел ярымга хөкем иттеләр ул кешене. Ул авылдан бер рецидивистның янаганы да истә калган. Курку булмаган инде, күрәсең, эш бит инде. Хәзер шартлар күпкә җиңелрәк. Җәй көне атка атланып чыгып китә идек - атналар, айлар буе үз участогыңда. Өйгә кайтырга рөхсәт юк.
Ә бит өйдә дә гаилә, балалар. Чиләбедә танышкан Нурия атлы чибәр кызны үзеннән читкә җибәрми Әтнә егете. Матур итеп гаилә корып җибәрәләр, бер-бер артлы биш егеткә тормыш бүләк итәләр. "Кулыннан бөтен эш килә иде. Кайтып кереп киемен алыштырыр иде дә, өйдәге эшкә тотыныр иде. Эше авыр булса да, буш вакыты булуга миңа яр­дәмгә ашыкты. Шулай бул­маса, биш баланы кеше итеп тә булмас иде", - Нурия апа тормыш иптәшенә ихтирамын әнә шул сүзләр аша белдерә.
Тормыш булгач төрле вакытлар була. Лаеклы ял­га чыгарга 9 ел вакыт ка­лып барганда Илдус абый эшен алыштыру уе белән җитәкчелеккә рапорт яза. Арчага барып эшләгән еллары. Юллар начар, сәгатьләр буе машина көтәргә кирәк. Ка­менка станциясе аша да, Орнашбаштан, Мәңгәрдән җәяүләп кайткан чаклары да күп була. Ә монда Әтнәнең үзендә, төзелешкә тәэмин итүче итеп чакырып торалар. Юл йөрисе юк, гаиләсе янында, җылы өендә. Өйдә тик ята торганнардан түгел, рапорт хәл ителгән арада яңа эшкә чыгып эшли үк башлый ул. Әмма, урыслар әйт­мешли - "Человек предпологает - Бог распологает". Эчке эшләр министр­лыгының шул көннәрдә яңа Указы дөнья күрә - 25 ел стаж бул­са, 50 яшьтән лаеклы ял­га чыгу мөмкин. Яңа эш­не ташларга, элеккесе­нә кире кайтырга туры килә. Һәм моңа бүгенге көнгәчә һич тә үкенми Илдус абый.
Лаеклы ялга китәр вакыты җиткәч, үз урынына улы Эдуардны калды­ра ул. Эдуард Гари­пов күп еллар шушы хез­мәтне башкарып, инде бү­ген үзе дә лаеклы ялда. Биш улының берсе үз һөнәрен сайлавы белән чиксез горурлана әти кеше. Билгеле, улларының калганнары да югалып калмаган, тормышта үз урыннарын табып, гаилә корып, балалар үстереп әти-әниләрен куандырып яшиләр.
"Хәзер эшләр өчен бар шартлар да тудырылган. Билгеле, таләпләре дә икенче. Тырыш хезмәт беркайчан да бушка китми. Яшьләргә эшләрендә уңышлар юлдаш булсын", - ди 84 яшьлек милиция ветераны Илдус Гарипов. Киләчәк көннәр аның үзен дә тигезлектән аермасын, картлыгы иминлектә, шатлык бе­лән узсын дип телисе килә.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев