Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Индус Таһиров: Шартнамә Россия белән ныклы мөнәсәбәттә яшәвебез өчен кирәк

Танылган татар сәясәтчесе "Шартнамә бигрәк тә Россиянең үзе өчен дә мөһим", дип саный. (Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Россия һәм Татарстан арасындагы Шартнамә эчтәлегендә безнең өчен бернинди өстенлек тә юк. Безгә аның исеме кирәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә танылган татар сәясәтчесе,Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров хәбәр итте. Исегезгә...

Танылган татар сәясәтчесе "Шартнамә бигрәк тә Россиянең үзе өчен дә мөһим", дип саный.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Россия һәм Татарстан арасындагы Шартнамә эчтәлегендә безнең өчен бернинди өстенлек тә юк. Безгә аның исеме кирәк. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә танылган татар сәясәтчесе,Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров хәбәр итте.

Исегезгә төшереп узабыз, быел июль аеда Россия һәм Татарстан арасындагы Шартнамәнең вакыты чыга. Беренче Шартнамә 1994 елның 15 февралендә кабул ителде. Икенчесе 2007 елның июнендә Россия Президенты В.В.Путин тарафыннан имзаланган иде.

"Махсус статуста булган республика икәнебезне җәмәгатьчелекнең тануы кирәк, - ди Индус Таһиров. - Шартнамә Россия белән ныклы мөнәсәбәттә яшәвебез өчен мөһим. Шартнамәнең киләчәге, һичшиксез, булырга тиеш, чөнки Конституциянең 11 нче маддәсендә, федераль үзәк субъектлары белән договорлы рәвештә яшәргә тиеш, дигән сүзләр бар. Без федератив килешүгә кул куймадык. Икенче мәртәбә Россия белән Шартнамә төзеп яшибез. Әгәр дә без Шартнамәдән баш тартабыз икән, ул дәвам ителми икән, димәк безнең мөнәсәбәтләребез өзелә булып чыга. Без Россия Конституциясен бозган булып чыгабыз. Россия Конституциясенең дәвам ителүе өчен генә дә Шартнамәнең булуы зарур. Бу юнәлештә җитәкчелегебез шактый зур эшләр алып бара. Шартнамәнең иң әүвәл Россиянең үзе өчен кирәклеген исбатлыйлар".

"Бүгенге көндә Татарстан - икътисади яктан иң алда бара торган төбәк, дисәк, һич кенә дә ялгышмабыз. Үз мөмкинлекләре белән яши торган регионнар Россиядә 8әү генә калды. Шуларның берсе һәм иң тотрыклысы - Татарстан. Республикабыз - Россиянең икътисади һәм рухи яктан иң алда барган субъекты. Безнең экономика өч, өч ярым процентка үсә бара. Ресурсларыбыз шулай ук ныгыганнан-ныгый. Бүгенге көндә безнең Татарстан 35 миллион тонна нефть чыгара. 2018 елга аның 90 процентка якыны тулысынча республиканың үзендә эшкәртелергә тиеш. Россия өчен бу - зур мисал. Россия Татарстанны башкаларга мисал итеп күрсәтергә һәм аның өчен яңа юллар ачарга тиеш", - дип билгеләп үтте Индус Таһиров "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев