Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инсульт – “чакырылмаган кунак”

Инсульт - "чакырылмаган кунак" Соңгы вакытта гел инсуль, инфакт дип сөйлиләр. Инсульт нинди авыру ул, анын билгеләре нинди, авыруга ничек ярдәм итеп була? - газета укучыларыбызның хатларында әнә шундый сораулар да бар. Сүрия МӘХМҮТОВА Сезнең сорауга җавап табу өчен район үзәк больницасының табиб неврологы Илдар Камил улы Закиров белән сөйләшәбез....

Инсульт - "чакырылмаган кунак"

Соңгы вакытта гел инсуль, инфакт дип сөйлиләр. Инсульт нинди авыру ул, анын билгеләре нинди, авыруга ничек ярдәм итеп була? - газета укучыларыбызның хатларында әнә шундый сораулар да бар.

Сүрия МӘХМҮТОВА

Сезнең сорауга җавап табу өчен район үзәк больницасының табиб неврологы Илдар Камил улы Закиров белән сөйләшәбез.

- Инсульт нинди авыру ул, нилектән килеп чыга?

- Инсульт - баш миенең кан әйләнешенең кискен бозылуы, ул кинәт, берничә минут, сәгать эчендә пәйда булып, 24 сәгать һәм аннан да озаграк саклана торган, медицина термины белән әйткәндә неврологик симптоматика белән сыйфатлана һәм авыруны цереброваскуляр патология нәтиҗәсендә үлемгә китерә торган авыру. Инсультлар арасына баш мие инфарктын, башка кан саву һәм субарахноидаль кан савуны кертәләр. Инсульт ике төрле була: геморрагик һәм ишемик инсульт. Беренчесе баш миенә кан саву нәтиҗәсендә барлыкка килсә, икенчесенең сәбәбе - баш миенең кайбер өлешләренең эшчәнлеге туктау. Инсульт күп вакытта ишемик характерда була, әмма беренчесе, сирәк күзәтелсәдә, бик авыр уза. Геморрагик инсульт кан басымы күтәрелүчеләрдә күзәтелә. Кан тамырлары югары басымга чыдый алмый һәм шартлый. Инсультның ишемик төре, кан басымы бик түбән булып, баш миендәге кан тамырлары тыгылгач хасил була. Инсуль озак вакыт әзерләнә, әмма "чакырылмаган кунак" кебек, кисәк кенә пәйда була.

- Бу әзерләнүнең берәр билгеләрен күзәтеп буламы?Нишләргә кирәк?

- Ул төрле авырулар нәтиҗәсендә үсеш ала. Шикәр авыруы, тазару, түбән кан басымы яки югары кан басымы һ.б.Шулар арасында стресс та авыру барлыкка килүдә зур роль уйный. Начар хәбәр ишеткәндә, бик нык борчылганда, физик яктан куркыныч туганда һ.б. вакытларда кешенең мускуллары киеренке халәттә була, йөрәк тибеше ешая, баш мие эшчәнлеге активлаша. Ярый ла, моннан соң организмны ял иттерсәң. Стрессның нәтиҗәсен бераз булса да киметү өчен, берничә киңәшне истә тотарга кирәк. Кеше булмаган берәр җиргә барыгыз да рәхәтләнеп кычкырыгыз; нервларны яшел төс тынычландыра: урамга чыгып, яшеллеккә сокланып алыгыз; диңгез балыгы ашагыз; эштә ун минутлык кына булса да яллар оештыргалагыз.

- Инсульт икәнне ничек белеп була?

- Инсульт булганмы юкмы икәнне белер өчен, кешегә елмаерга кушыгыз, инсульт булган кеше елмая алмаячак, аның бите чалшаячак. Гади генә бер җөмләне кабатлатып карагыз, мәсәлән, "Бүген көн бик матур", дип; авыру ике кулын да өскә күтәреп карасын, әмма ул моны да эшли алмаячак, яки ул аңа зур авырлык белән генә биреләчәк. Авыру телен күрсәтсен, әгәр дә ул туры, тигез түгел икән, кырыйга авыша икән, бу да инсульны күрсәтүче билге. Авыруга уч төпләрен өскә каратып, ике кулын өскә сузарга һәм күзләрен йомарга кушыгыз. Шул вакытта бер кул кырыйга һәм аска китә башласа, димәк аңа инсульт булган. Бу билгеләргә тап буласыз икән "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга кирәк. Авыруның билгеләре бетсә дә, тынычланмагыз, ул яңадан кабатланырга мөмкин. Хастаханәгә баруны кичектерү ярамый. Инсульт кичергән кешене 3-6 сәгать эчендә шифаханәгә китереп җиткергән очракта, аның гомерен генә саклап калмыйча, аякка да бастырып була. Алдынгы технологияләр, шул исәпләнгән тромболизис, инсульттан соң беренче 4 сәгатьтә бик нәтиҗәле ысул.

- Чирне дәвалауга караганда булдырмау җиңелрәк, диләр...

- Әлбәттә. Режимны бозмаска, вакытны йокыга, ялга һәм эшкә тиешле күләмдә бүләргә кирәк. Туклануга да игътибарлы булырга кирәк. Артык майлы, кыздырылган ризыклардан тыелып тору (бигрәк тә кеше артык авырлыктан интексә) файдалы гына. Күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимешләр, С витаминына бай булган ризыклар ашарга кирәк, чөнки аскорбин кислотасың кан тамырларының эластиклыгын арттыра. Чөгендер белән зәйтүн маеның да файдалы үзлекләре җитәрлек. Чөгендер суы, мәсәлән, кан басымын түбәнәйтү сәләтенә ия. Көн саен бер аш кашыгы зәйтүн мае кабып кую да инсульны булдырмаска ярдәм итәргә мөмкин.

- Кеше үзе сизмәгәндә дә "Кечкенә инсульт" кичерергә мөмкинме?

- Мөмкин. Аның беренче билгеләре: кисәк тән ойый башлый, йөз, кул һәм аяк мускуллары хәлсезләнә, сөйләшү кыенлаша, кеше сөйләгәнне кабул итү авырлаша, күз аллары караңгылана яисә бөтенләй күрми башлый, баш әйләнә һәм авырта, йөргәндә аяклар чайкала. Шушы билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга кирәк. Инсультның нәтиҗәсе уңай булсын өчен табибка вакытында мөрәҗәгать итү бик мөһим. Авылда яшәсәгез авыл табибы булган фельдшерны чакырыгыз.

- Халыкка әйтер сүзегез юкмы?

- Мине авылларда ялгыз яшәүче олы яшьтәге кешеләрнең язмышлары борчый. Күршеләреме, танышларымы, аларның хәлләрен көн саен белешеп торса яхшы булыр иде. Ялгыз яшәүче ике әбигә инсульт булган очрак булды. Минуты да кадерле булган вакыт үтеп китә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев