Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернет модада түгел – "Әтнә таңы"

Кызым, бар урамга чыгып кер. Телефоныңда утырганчы, кояшта йөр! - диде әнием. Әлбәттә, безнең көнебезнең яртысы компьютерга бәйләнгән. Хәзер әби-бабалар да бу "дуслар"га ияләшә башладылар. Бары минем әбинең компьютерның булу-булмавына исе китми. Скайп аша ерак туганнар белән аралашканны күреп кенә гаҗәп кала. Аннан " Ахырзамандыр инде.",- дип әйтеп куя. Минем...

Кызым, бар урамга чыгып кер. Телефоныңда утырганчы, кояшта йөр! - диде әнием.

Әлбәттә, безнең көнебезнең яртысы компьютерга бәйләнгән. Хәзер әби-бабалар да бу "дуслар"га ияләшә башладылар. Бары минем әбинең компьютерның булу-булмавына исе китми. Скайп аша ерак туганнар белән аралашканны күреп кенә гаҗәп кала. Аннан " Ахырзамандыр инде.",- дип әйтеп куя. Минем телефонга төбәлгәнне күреп: "Нишлисен анда?"- ди. Ә мин берни булмагандай, китап укыйм дип әйтәм. Шуннан әбием авыр сулап куя. "Телефоннан китап укы инде, ләбаса." Әйе-е-е... Әбием аңламастыр мине. Имеш, телефоннан китап укый. Сәер яңгырый шул.

Майкрософтны уйлап табучы белән беррәттән тормышыбызга "интернет" килеп керде. Күз алдына китерә алмаслык әйберләргә без хәзер гаҗәпләнмибез дә. Алар да хәзер искереп бара инде. Күңелсез булганда, компьютерга үреләбез, телефонга "сәгать карарга" керәбез. Кызык, әйеме? Компьютерларның да хә ниндие юк бит. Өйләребездә алар булмаса, хәерчегә караган кебек тә карарга мөмкиннәр. Мин дә заманында компьютер белән бик дус идем. Менә дуслыгыбызга 7 ел инде. Шул вакыт җитә калды, компьютер минем күзләремә зыян китерде. Ой, "яратам" да инде шуны! Аллага шөкер, хәзер саклагыч күзлекләр бар. Шуннан компьютерга җирәнеп карый башладым. Вакыт-вакыт компьютердан читләшә башладым. Көн саен утыру вакытын киметтем. Шулай кылануымны компьютерым яратмады, гомумән,миңа булышам дип, эшеннән чыкты. Менә ничәнче атна инде компьютерым төзәлмичә тик тора. Әй, ансыз да яшәрмен әле дидем дә, компьютерым белән саубуллаштым. Шунда мәктәптә өй эшен компьютер ярдәмендә эшләргә бирмәсеннәрме? Уңыш елмайганнан елмая. Менә сиңа бер "дүртле". Компьютерым, вакытсыз ватылдың биииит.
Компьютер уеннары белән мавыгучылар үзләрен авырулар янына үзләре кертәләр. Психик яктан сәламәт булуларыннан мәхрүм итәләр. Реаль тормыштан виртуальны аера алмый башлыйлар. Бу юлга баскач, үзләрен контрольдә тотмыйлар, ашамыйлар, шуның нәтиҗәсендә ябыгалар. Бу күренешләр инде кызык түгел, утырып елыйсы гына килә. Шул ук хәл телефоннар белән дә күзәтелә. Андыйларны без, үзебезчә, "задрот" дибез. Бераз телефон дөньясына кереп китсәк, берәребез арасында:"Әйдә, задротланып утырма анда."-дип шаяртабыз. Көлгәч, ул кешегә рәхәт булмыячак,билгеле. Намуслырагы дуслары өчен, телефоннан аерылыр. Бу проблема күбрәк яшүсмерләр арасында бик популяр. Кайберәүләр, әти-әнисенең кесәсенә дә карамыйча, айфоннар сорап яталар.Ә бу инде оятсызлык!

Компьютерга начар карашым үзгәрмәде. Шулай да кирәк икән ул! Дөрес куллансак, зыяны азрак булыр.
P.S. Сез уйламадыгызмы мин ничек язганмын икән бу мәкаләмне? Компьютерым төзәлмәде, күршемә дә кермәдем. Ә телефонымнан яздым. Әйе, телефоннан.=)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев