“Иптәш сугыш беткән...”
Олы Мәңгәр авылыннан Илсур Шакировның "Хатын-кыз механизаторлар" дип исемләнгән мәкаләсе әнием сөйләгән хатирәләрне яңартты. Һәм мин дә кулыма каләм алып, әнием турында, аларның күргәннәре хакында язарга булдым. Әнием, Сафина Гайшә Рәхимҗан кызы, Арча районы Иске Кырлай авылында туып үсә. 1934 елда Арча МТСында тракторчылар курсын тәмамлап, тракторчы булып эшли башлый....
Олы Мәңгәр авылыннан Илсур Шакировның "Хатын-кыз механизаторлар" дип исемләнгән мәкаләсе әнием сөйләгән хатирәләрне яңартты.
Һәм мин дә кулыма каләм алып, әнием турында, аларның күргәннәре хакында язарга булдым. Әнием, Сафина Гайшә Рәхимҗан кызы, Арча районы Иске Кырлай авылында туып үсә. 1934 елда Арча МТСында тракторчылар курсын тәмамлап, тракторчы булып эшли башлый. 1943 елда әтием Сафин Шәймулла Баймөхәммәт улын Әтнә МТСына механик итеп күчерәләр. Шунлыктан әнием Әтнә МТСында эшли башлый. Аның сугыш беткән көн турында сөйләгәннәрен ничә еллар буе йөрәгемдә йөртәм. "9 май иртәсе бик матур кояшлы көн иде. Ул көнгә каршы төндә без Күәм як басуда җир сукаладык. Плугарь малайлар эшләрен бетерүгә авылга очтылар, мин алмашка килгән хатын килгәч кенә кайтырга чыктым. Кайтам, каршыма бер кеше атлап түгел йөгереп килгәнен күрдем. Үзе бертуктаусыз нидер кычкыра. Ни уйларга белми барганда, килеп җитте дә муенымнан кочаклап алды да: "Иптәш, җаным, сугыш беткән, сугыш беткән", дип сикерә, бии үк башлады. Икебезнең дә күзләребездә - шатлык күз яшьләре. Ул хатын-кыз Фазлыева Фәйрүзә апагыз иде" - диде. Әлеге хәбәрне Фәйрүзә апа радиодан үзе ишеткән булган. Тагын бер күршебез Галиәскарова Әминә апаның сөйләгән сүзләре һич исемнән китми: "Сугыш вакытында мин сезнең әниегезнең талканын бик күп тапкыр саклап тордым. Эшеннән аерылып тиз генә килеп җитә алмагач, талканны әрекмән астына куеп калдыра идем. Беркайчан да "Талканны тапмадым, талкан суынган иде", дип зарланмады. Ул вакыттагы кыр тычканнары да бик акыллы булганнар ахыры, талканга тимәгәннәр. Әниемнең тырышып эшләве турында республика газетасында да язып чыктылар. "Кызыл Татарстан" исемле иде бугай ялгышмасам, әлеге газетадан күчермәне элекке район газетасы "Коммунизмга"да да язып чыкканнар иде. Ни кызганыч, ул газетаны саклап бетерә алмадым, югалган. Ул газетада Хәсәнова Асия, Бибинур Йосыпова, Мөнәвәрә Фазлиәхмәтова, Бәдәр һәм тагын берничә механизатор апалар исем фамилияләре бар иде.
Ә монысы әни плугарьлыкка өйрәткән "малай" Шакиров Мәсхүт абый сүзләре: "Безне, ике 15 яшьлек малайны Гайшә апага плугарь итеп эшләргә билгеләп куйдылар. Ул безне ничек эшләргә, үзеңне ничек тотарга кирәклеккә өйрәтте. Һәм һәрвакыт күзәтеп кенә торды, тракторны туктатып йокыдан да уяткалады. Гайшә апа безнең өчен беренче хезмәт мәктәбе укытучысы булды", - дигән иде ул.
Бу язмада искә алынган кешеләр хәзер безнең арада түгел инде. Исемнәрен искә алуыбыз аларның рухына изге догалар булып барып ирешсен, рухлары шат булсын. Исәннәргә сугыш афәтләрен башка күрергә язмасын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев