Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Ирем белән үземне таш стена артында итеп хис итәм..." - Тәтештәге авариядә һәлак булган ир турында хатыны

Тәтештәге юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучы биш кеше арасында абыйлы-энеле Чаллы кешеләре дә булган. Бүген Яр Чаллыда КАМАЗ заводының 1 номерлы кою цехы эшчеләре - 43 яшьлек Дмитрий Лазарев һәм аның ике туган энесе Вячеслав Розовны җирләделәр. Алар, 3 июньдә Апас-Тәтеш юлының 28 чакрымында "Лада Гранта" һәм "Шевроле Кобальт" автомобильләре катнашында...

Тәтештәге юл-транспорт һәлакәтендә вафат булучы биш кеше арасында абыйлы-энеле Чаллы кешеләре дә булган.

Бүген Яр Чаллыда КАМАЗ заводының 1 номерлы кою цехы эшчеләре - 43 яшьлек Дмитрий Лазарев һәм аның ике туган энесе Вячеслав Розовны җирләделәр. Алар, 3 июньдә Апас-Тәтеш юлының 28 чакрымында "Лада Гранта" һәм "Шевроле Кобальт" автомобильләре катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә вафат булдылар, - дип хәбәр иткән иде "Челнинские известия" газетасы.

Татарстан республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенең "Челнинские известия"гә биргән хәбәрендә, "Лада Гранта" автомобиле белән Вячеслав Розов идарә иткән була.

Татьяна Лазарева ире белән

Завод эшчеләрен соңгы юлга якыннары һәм хезмәттәшләре озатты. Туганнарны шәһәр зиратында җирләделәр.


"15 елга якны мин Дмитрий һәм Вячеслав белән бергә эшләдем", - дип сөйләде цех җитәкчесе Алесандр Колотов. - Туганнар җаваплы һәм эш сөячән иделәр. Чәршәмбе, 7 июнь көнне Вячеславка 39 яшь тулган булыр иде. Миңа мәгълүм булганча, алар туганарына барган вакытта юл-транспорт һәлакәтенә очрыйлар".

Дмитрий үги кызы Вероника белән бергә "Пусть говорят" тапшыруына да барган

"Челнинские известия" гә мәгълүм булганча Вячеслав Розовның өч баласы ятим кала. Дмитрий Лазарев шулай ук зур гаилә башлыгы була, ике кызы һәм улы үсә. Алдан хәбәр иткәнчә, ул хатынының беренче никахтан туган кызы Верониканы тәрбиягә ала. Кыз аяксыз һәм кулсыз булып туа, ул аны үз кызы кебек тәрбиялгән. Яхшы күңелле һәм ярдәмчел Дмитрий өч бала үстерүче гаиләсе яхшы шартларда яшәсен өчен барлык шартларны тудырган. 7 ел элек ул гаиләсен 36 нчы комплестагы 4 бүлмәле зур фатирга алып кайта. Яңа торакны 17 елга ипотекага рәсмиләштерә, ай саен 10,5 мең сум кредит түләп бара. Верониканы инвлид коляскасында урмага алып чыгу уңайлы булсын өчен, фатирны махсус беренче каттан ала. Ә узган ел Дмитрий кредитка машина да алган була.


"Минем ирем бик яхшы, аның белән мин үземне таш стена артында итеп хис итәм", - дия торган була Татьяна Лазарева. Хәзер тату гаилә ятим булып калды.

Лазаревла гаиләсе. 2015 ел.

Фотолар "Челнинские известия" газетасыннан

Чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев