Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Иртәгә димә, соң булыр...”

Һәркемнең гомере бер генә, яхшылык эшләргә ашыгыйк. Ф.Яруллин Әле дә ярый кешене кеше итеп яшәтүче әхлак кагыйдәләре, дин кануннары, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек төшенчәләре бар җирдә. Райлә ФӘХРЕТДИНОВА, Олы Әтнә авылы Тирә-ягыбызда гел үзгәрешләр булып торган болгавыр чорда, чит илләрдә барган сугышлар, бәрелешләр фонында бүгенге тыныч күк йөзе астында яшәвебезгә шатланып, булганына...

Һәркемнең гомере бер генә, яхшылык эшләргә ашыгыйк. Ф.Яруллин Әле дә ярый кешене кеше итеп яшәтүче әхлак кагыйдәләре, дин кануннары, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек төшенчәләре бар җирдә.

Райлә ФӘХРЕТДИНОВА,

Олы Әтнә авылы

Тирә-ягыбызда гел үзгәрешләр булып торган болгавыр чорда, чит илләрдә барган сугышлар, бәрелешләр фонында бүгенге тыныч күк йөзе астында яшәвебезгә шатланып, булганына шөкер итеп яшәргә күнегеп киләбез. Илсез, җирсез калган качаклар да, сугыш җимергән хәрәбәләр янындагы гади халыкның чарасызлыктан тилмерүе дә бик еракта кебек. Ә менә ярдәмгә мохтаҗ, бер җылы сүзгә сусаган, кечкенә генә игътибарны да зур итеп кабул итеп рәхмәтләр укучы өлкән буен кешеләребез дә, мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларыбыз да, балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәр дә безнең тирәбездә яшиләр.

"Дөньяда бик саваплы ике нәрсә бар: берсе - мохтаҗлар белән ризыгыңны бүлешү, икенчесе-үксезләргә, ятимнәргә ярдәм итү", - дип язылган бер хәдистә. Декабрь аенда илебез буенча уздырылучы Шәфкатьлелек ункөнлегенең төп максаты да шушы хәдиснең чагылышыдыр, минемчә... Соңгарак калып булса да, әлеге ункөнлек кысаларында инде күп еллар район мәктәпләрендә узучы "Шәфкатлелек"акциясенә басым ясап узасым килә. Мохтаҗларга, инвалид балаларга Яңа ел бүләге әзерләүгә районыбызның мәктәпләрендә укучы балалары булган бер гаиләдә дә читтә калмагандыр аннан. Мәктәпләрдән килгән тартма-тартма бүләкләр эчендә кулдан бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр, жилетлар белән беррәттән һәр кешенең йөрәк җылысы да урын алган иде. Әлбәттә инде, бу бүләкләрне укучыларыбыз өлкәннәр: әти-әниләр, әби-бабайлар ярдәменнән башка әзерли алмаганлыгын без бик яхшы аңлыйбыз. Ә менә әзерләнгән бүләкләрнең язмышына килсәк,без аларны чынлап та мохтаҗларга илтеп тапшырдык дип уйлыйбыз.

Яңа ел алдыннан мәгариф бүлегенең машинасына төялгән бүләкләр белән Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан акыл ягыннан зәгыйфь балалар көн иткән интернат-йортка барып туктадык. Алдан килешенгән булганга безне "Әтнәләр килгән," дип бик җылы каршы алдылар. "Узган ел китергән оекбашларыгызны, носкиләрегезне әле дә балаларга кидерәбез",- дип шатландырдылар. Мин интернатта нинди балалар тәрбияләнүе белән кызыксындым. Бүгенге көндә акыл ягыннан зәгыйфь, 4 яшьтән башлап 18 яшькәчә 200 бала тәрбияләнә икән, шуларның яртысы ятимнәр... Бу оешмада эшләүче барлык хезмәткәрләргә дә Ходай сабырлык һәм мәрхәмәт бирсен...

Авыр тойгылар белән без кабат юлга кузгалдык. Барасы урыныбызның чираттагысы - Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчете иде. Бу мәчет хезмәткәрләре белән дә алдан сөйләшенеп, мәчет турында да мәгълумат туплаган идек. 2013 елның 19 июлендә Казанда Россиядә һәм Якын көнчыгышта тиңе булмаган "Ярдәм" мәчете ачылган. Ул гыйбадәт йорты булудан тыш, начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәге дә булып тора. Ул бөтен бер үзәкне хәтерләтә: гыйбадәт кылу залы, чит калалардан килүчеләр өчен тулай торагы, ашханәсе, компьютер класслары, китапханәсе, мини типографиясе бар. Бүлмәләрендә инвалидларга уңайлы булсын өчен шартлар тудырылган: пандуслар, төрле дәрәҗәдәге тоткалар куелган, махсус йорт җиһазлары белән җиһазландырылган. Биредә мөмкинлекләре чикле булган, физик һәм рухи тернәкләндерүгә мохтаҗ кешеләр Луи Брайль системасында укырга һәм язарга, компьютерда, төрле һөнәрләргә, җирле шартларга яраклашып йөрергә өйрәнәләр. Күрмәүче инвалидларны тернәкләндерү эшеннән тыш, мәчет хезмәткәрләре башка мөһим социаль юнәлешләр буенча да киң эш алып бара.

Мәсәлән, мәчеттә атнасына ике тапкыр даими рәвештә БЦП диагнозы (балалар церебраль параличы) куелган балалар белән дәресләр алып барыла. Һәр дәрестә алар белән табиблар эшли, балалар ислам нигезләре буенча курслар тыңлый, биредә аларга ислам баганалары хакында сөйлиләр, намазга өйрәтәләр, дин буенча кирәкле белемне бирәләр, аннары балалар мәчет каршындагы кырда футбол уйныйлар. Шулай ук монда начар ишетүчеләр белән дә эшлиләр. Аерым алганда, аларга хәрәкәт телендәге мөселман атамалары буенча өйрәтү алымы кулланыла. Алар психологик тернәкләндерү уза, консультация ала. Бу проектлардан тыш, мәчет хезмәткәрләре мохтаҗларга адреслы ярдәм итү белән дә шөгыльләнә. Мәчет каршында эшләүче "Икрам" социаль үзәгендә бүген Татарстандагы 100дән артык гаилә исәптә тора. Асылда, болар - күпбалалы гаиләләр, ялгыз аналар, үзләре генә яшәүче картлар һәм инвалидлар.

"Ярдәм "мәчетендә безне Раил хәзрәт каршы алды. Яшь кенә булса да үзенең итәгатьлелеге белән аерылып тора. Тартмаларны бина эченә ташыгач, хәзрәт "Биргән сәдакаларыгыз өчен", дип дога кылды. Мәчет хезмәткәрләре: "Аллаһы Тәгаләнең нинди изге рәхмәтләре бар, барысы да сезгә төшсен иде! Сезгә, мәрхәмәтле Әтнә районы халкына, нык сәламәтлек, бәхет, шатлык һәм уңышлар бирсен Аллаһы Тәгалә!"- дип озатып калдылар. «Яхшылык эшләргә хәлебездән килә икән, шуны эшләмәсәк гомеребез буе үкенеп яшиячәкбез», дигән көнчыгыш философы Саади. Игелеклелек, мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек... Кеше яшәгән саен бу сүзләрнең мәгънәсен күбрәк аңлый, тирәнрәк төшенә. Аяк-кулың исән булганда, күңелең саф-чиста булганда һәр кеше изгелек һәм яхшылык эшли ала. Кешене кеше итә торган сыйфат кешелеклелек икәнне онытмыйча, изгелек кылырга ашыгыйк. Иртәгә димә, соң булыр, Син бүген үк эшләп кал: Халык белмәсә, балык белер, Изгелек кыл да суга сал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев