Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исемсез малай

Печән өсте кызып кына килә. Халыкның бер учма үлән артыннан бугазга-бугаз килеп, дөнья кызырып йөрүдән башка чарасы калмаган мәл иде. Хәтердә: без бу юлы атлы-арбалы идек. Ничек? Мөмкин эшме бу? Колхоз колы булган ятимә хатынга, аның ун яшьтән узмаган улы - малай актыгына, каян килгән ат дигән дүрт аяклы бәрәкәт?Сугыштан...

Печән өсте кызып кына килә.
Халыкның бер учма үлән артыннан бугазга-бугаз килеп, дөнья кызырып йөрүдән башка чарасы калмаган мәл иде.
Хәтердә: без бу юлы атлы-арбалы идек. Ничек? Мөмкин эшме бу? Колхоз колы булган ятимә хатынга, аның ун яшьтән узмаган улы - малай актыгына, каян килгән ат дигән дүрт аяклы бәрәкәт?Сугыштан соңгы елларда, аеруча уттай печән өстендә, бригадирдан җигүле ат алуга ирешеп, үз хуҗалыгың өчен урманга утынга-печәнгә бару - бу хыялның иң югары тантанасы иде бит! Сәбәпләрен ачыклап тормыйк. Моңа бер роман да җитмәс. Аннан, бу вакыйгаларга алтмыш елдан артык гомер үткән. Сурәтләп җиткерү мөмкинме? Шунысы хак: без - колхоз дигән күмәк хуҗалык хәерчеләре, бу юлы, инәй әйтмешли, аның «атлы хәерчеләре» идек.
Халыкны үләнле урман-акланнарга кертмичә, бер яктан, урман каравылчылары кыерсыткан, икенче яктан, малын, бигрәк тә шул мур кыргыры сарык малын елдан-ел арттыра барып, колхоз кыскан. Сарыкның пычактай үткер, утлы телләре кая ди сутлы үлән, тау битләүләрендәге челек-кармавыгын гына түгел, еланнарын да калдырмыйча чәйнәп йоткан, кара җир таптау-табыр, соры туфрак-тузанга әйләнгән шушы кызу көннәрдә без инәй белән «Карагайлыклар» дигән урман эчләрендә үтмәс чалгыларыбыз белән тегендә бер, монда бер селтәнеп, сәнәккә эләрлек тә үлән тапмагач, ахыр чиктә, өметебезне өзеп, «Әнәч Кулы»ның калын урманнарын икегә ярган тирән чокыр башына килеп туктаган идек.
Ул елларны яланнарда чебен-черки ифрат та күп була торган иде. Көннәр корылыгыннан булса кирәк, бу елны алар аеруча үрчегән иде. Кигәвеннәр безне уратып алып, выж да выж дулыйлар, тегеннән дә, моннан да атылып чыгып, атыбызның тиресен тере килеш туныйлар, корсак асты, янбашлары, бот буйларына кунып, гыж-гыж китереп канын суыралар, ә мин исә, үзем дә черки болыты эчендә йөзгән хәлдә, үзебезне сырмап алган кигәвеннәрне, әлләни уңышка ирешмәсәм дә, эре яфраклы имән ботагы белән шап-шоп китереп, атыбыздан куарга, аның тирәсендә, як-ягына чыгып, туктаусыз өтәләнергә мәҗбүр идем. Әгәр яңгырлырак елларны чабарга дигән печәне чагыштырмача очраштырып, кигәвен-черки дигәне күзгә кереп бармаган булса, быелгысын кигәвен-черкие күп булып, печән дигәне ифрат та накыс иде.

- Җә, капкалап алыйк, улым, - диде инәй.
Ашау күңелле хәбәр иде. Ашарга дигәндә син миңа гына куш!..
- Атны тугарыйммы?
- Тугармыйча булмас. Ат иңсәсен бушка арытмыйк. Табылганча селтәнгән булырбыз да… Колынын да караштырып кил. Күренми…
- Лабылыкка чумгандыр ул, - дим. Үзем колынны чакыра да башлыйм.
- Гөл-гөл!.. Гөл-гөл!..

Биябезнең Якты Маңгай дигән колыны бар. Тугач та, ике айлык чагында, аның чәлтере аша йөкле арба үткән. Әмма Ходайның рәхмәте белән ул төзәлгән, тез астындагы тәгәрмәч изгән төше сеңерле боҗра булып гарип калган. Шуңа күрә ул, башка колыннар шикелле, анасының бер алдына, бер артына чыгып чаба-уйнаклый алмый, ләштер-лөштер килеп арттанрак өстерәлергә мәҗбүр. Бу яктан караганда, безнең кайбер гадәтләр капма-каршы: мин гел инәйнең алдыннан чабарга яратсам, Якты Маңгай инәсенең артыннан теркелдәргә ярата. Шуңа да чем-кара Чегән Бия аны күзеннән беразга гына язлыктырса да, шундук борчыла, пошкыра, фырылдый башлый. Якты Маңгай исемен колынга мин бирдем. Инәсенә охшап, шомырт кара гөл-гөлнең маңгаенда яп-якты кашкасы булганга. Ә менә үзем, башкаларга матур исемнәр бирергә яратсам да, исемем белән атаганнарын яратмыйм. Исемсез мин. Минем әтәй дә сугышта исемсез югалган. Хәтерлибез бит. Югалтмаганбыз. Ил исемсез югалткан дип, без югалтмыйбыз, онытмыйбыз. Инәй дә мине югалтмый. «Улым», ди. Дус малайларга килсәк, алар, шартыннан чыгып, төрлесе төрлечә эндәшә. «Әй, Ташкүмер!» Чөнки минем кашларым, чәчләрем ташкүмер кебек чәтрәң кара. «Әй, Ташмаңгай!» Чөнки минем маңгаем таш кебек нык. «Әй, Тимер-тән!» Чөнки минем тәнем тимер кебек чыдам.
Якты Маңгай бу юлы да инәсеннән читтә иде. Әмма аның арбабыздан астарак, каядыр яфрак куерымына чумган хәлдә, тояклары белән черегән ботак-сатак сындырганы ишетелә иде. Мин бу яшемдә кул арасына кереп, чалгы тота, ат җигә-тугара белә башлаган идем инде. Буем тәбәнәк булу сәбәпле, иң читене атка камыт кидерү иде. Биямне тугарып, тышаулап, иркенгә җибәрергә маташкан арада Якты Маңгай да урман лабылыгыннан яктырып килеп чыкты һәм лачтыр-лочтыр китереп, тастай эре чикләвек яфракларына актан-ак сөтен агыза-агыза, инәсенең имчәкләрен талкый-талкый имә башлады. Мин урап килгәндә, инәй киҗеле ашъяулыгын сүткән, аннан өч кыярны, бер түтәрәм кара ипине, чәйле тимер чәйнүкне чыгарып, табын уртасына олы байлык итеп тезеп куйган иде. Аларны күрү белән, ашказанымны кузгатып, авызыма сулар килде. Ул ашъяулык эчендәге икенче бер кечкенә төргәкне сүтте, чүпрәк эченнән йөзе чар-беләү күрмичә картайган пычак чыгарды һәм, арба янына килеп, аны тәгәрмәч коршавы тимерендә чаж-чож китереп чарлый башлады:

- Кайчан үсеп җитәрсең икән? Кыяр теләрлек тә үткен пычагыбыз юк!..
- Бир, үзем үткерлим!..
- Әлегә үс. Үткерең юк. Үскәч.
- Үткерләнми үсеп буламыни?
- Күп сөйләнмә. Үсәрсең, нибуч.

Кинәт кенә каяндыр уянып чыккан җил исеп куйды. Яфрак куерымнары бүлкәләнеп тетрәнгәндәй итте. Шундук офыклар яшәрә башлагандай күренде. Җирдә-күктә сәер һәм сирәк мизгел урнашты: һавада яңгыр исе тарала, әмма күк күкрәми, күк йөзе яшенсез айкала-чайкала, әмма яңгыр яшеле белән сугарыла бара иде. Ярты гәүдәсе белән чикләвек куакларына чумган биябез, черки-чебенне сызгырта-сызгырта койрыгы белән кугалап, авызына эләккәндә - эре кыяклы үлән, башаклы сарут, эләкмәгәндә, юкә туйрасының аш табагыдай яссы яфракларын шартлатып өзеп, кетер-кетер китерә, шуның белән тирә-юньгә гүя борынгы заманнардан әйләнеп кайткан күчмән тормышны хәтергә төшергәндәй итә иде. Якты Маңгай, гадәттәгечә, күренми, әмма вакыт-вакыт каяндыр ач кыңгырау шикелле зеңгелдәп кешнәп алганы ишетелә…

Дәвамын «Казан утлары» журналының 1нче (гыйнвар, 2016) санында укырга мөмкин.

Чыганак: www.kazanutlary.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев