“ИСКӘ АЛУЛАРЫ – ДӘРӘҖӘ”
"Күпме еллар узса да, йөрәкне һаман тырнап тора", - ди Зөфәр абый күз яшьләренә буылып...
Әфганчы якташларыбыз - Олы Мәңгәр авылы егете Илдар Сафиуллин һәм Күшәр авылыннан Зөлфәт Хәйруллин турында белмәүчеләр сирәктер. Мәкаләм - 1980 елны Совет армиясе хезмәтенә китеп, туган авылына кайтырга берничә ай гына калгач һәлак булган Зөлфәт Зөфәр улы турында.
"Сугышта булуын яшермәде. Хатында: азрак сугышып алабыз әле, исән-сау әйләнеп кайтсам, сугыш ветераннары - бабайлар белән кара-каршы утырып сөйләшерлек булам инде, дип язды. Исән-сау кайтмады шул, 1982 елның июнь аенда, Сабан туе көнне җирләдек", - ди әнисе Нурзия апа да күз яшьләрен сөртеп. 15 февраль - интернационал сугышчылар көне уңаеннан районның бер төркем әфганчылар делегациясе һәм ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек начальнигы, үзе дә "участник боевых действий" Алмаз Борһанов Күшәрдә, Хәйруллиннар гаиләсендә кунак булдылар. Хәл-әхвәл белешеп кенә чикләнмәделәр - өстәл артында истәлекләр белән уртаклаштылар, социаль яклау мәсьәләләрен күтәрделәр, һәлак булган һәм җан, тән яраларыннан кайткач вафат булган сугышчан иптәшләрен искә алдылар. Районның әфганчылар берлеге рәисе Ленар Кәбиров: "Сугышта 10 елда 10 мең әфганчы һәлак булды, тагын 10 елда, инде тыныч тормыш шартларында шул ук санда әфганчы ир-егетне югалттык", - дип билгеләде. ...Гадәткә кергән, районның әфганчылар делегациясе Хәйруллиннарда кунакта ел саен була. Батыр әфганчының әти-әнисе Зөфәр абыйны, Нурзия апаны чын күңелдән якын итәләр. Алар да: "Безне онытмавыгыз өчен рәхмәт", - диләр. Әнисе Зөлфәтне искә алып: "Игелекле бала иде, мәктәптә укыганда да сыйныф җитәкчесе, Нурзия апа, җыелышка килеп тормасагыз да була, дия иде. Начар булса, аны зурламаслар иде", - дип авыр сулый. Бу уңайдан, IX сыйныфка кадәр Зөлфәт белән бергә укыган сыйныфташы Самат Җәлиловны искә ала. "Изге күңелле егет. Үз әнисе кебек күрә, мин дә аны улым дип йөртәм", - ди. "Кичә генә Түбән Камадан хезмәттәше Альберт килеп китте, Зөлфәт аның кулында җан биргән. Үзара килешкәннәр - берәребез исән-сау әйләнеп кайтмасак, икенчебез аның әти-әнисенең, гаиләсенең хәлен белеп йөрсен, дип сүз куешканнар", - ди ана күз яшьләре аша. Зөлфәт башта Хабаровскта, чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Заставада солдатлар үз көннәрен үзләре күрәләр - сыерга кадәр савалар. Бер елдан соң, Әфганстанга күчерәләр. Альберт сүзләренә караганда, үз сменасы булмаса да, БТР белән юлга чыга. Дошман кинәт һөҗүм итә. "Мин дә шунда һәлак була идем, аңымны җуйганмын - мине үлгән дип уйлаганнар, тимәгәннәр", - ди Альберт. "Улыбыз өйгә әйләнеп кайтасын бармак бөгеп санаган", - дип өзгәләнә ана... "Ел саен 15 февральне көтеп алабыз. Әфганчыларны туганнар кебек күрәбез, алар безгә килмәсәләр, күңелле булмас иде", - ди Зөфәр абый. "Тик бу көннәрдә күңелгә авыр - чөнки телевидение дә, газеталар да гел әфган сугышын искә алалар", - ди уллары Рүзәлнең тормыш иптәше Чулпан. "Ә мәктәпкә, укытучыларга һәм укучыларга рәхмәт. Әледән-әле зиярәт кылалар, Зөлфәт истәлегенә көрәш, хоккей турнирлары уздыралар", - диләр. Мәкаләне хәрби комиссар сүзләре белән тәмамлау урынлы булыр: "Вафат булганнан соң да искә алулары олы дәрәҗә, ә Зөлфәт моңа бик лаек".
Автор фотосында сулдан уңга Зөфәр абый, Нурзия апа, киленнәре Чулпан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев