Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Искәндәр Гыйләҗев: безне кем дип беләләр, кем дип саныйлар... Колхозчы!

"Без үзебезне күрсәтә белмибез", - ди тарихчы. (Казан, 30 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Без үзебезне, милләтебезне, танылган шәхесләребезне күрсәтә белмибез". Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев "Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар" темасына багышланган "түгәрәк өстәл" барышында шундый фикерен җиткерде....

"Без үзебезне күрсәтә белмибез", - ди тарихчы.

(Казан, 30 март, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Без үзебезне, милләтебезне, танылган шәхесләребезне күрсәтә белмибез". Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев "Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар" темасына багышланган "түгәрәк өстәл" барышында шундый фикерен җиткерде.

"Интернетта да татар компоненты яшен тизлегендә үсә. Безгә татарча социаль челтәр кирәк түгел, татарча аралашу системасын берләштереп, яшьләрне җәлеп итү мөһим", - ди Искәндәр Гыйләҗев.

"Татарның милли стратегиясе юк. Без үзебезне күрсәтә белмибез. Безне кем дип беләләр, кем дип саныйлар... Колхозчы! Бөек шәхесләребез бар, без аларны ничек күрсәтәбез? Тукай, Җәлил дибез - шуның белән бетте. Башка галимнәр, язучылар, спортчылар, музыкантларны күрсәтмибез", - дип борчылуын белдерә тарихчы.

"Татарлар белән кызыксынучыларның көчләрен берләштерергә кирәк", - ди галим. - Чит илдә татар дөньясы, татар мәдәнияте белән кызыксынган кешеләр бар. Алар белән уртак проектлар эшләргә кирәк".

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев