Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ислам булмаса, татарлар күптән төркемнәргә бүленеп беткән булыр иде – галим Фаяз Хуҗин

Галим фикеренчә, Ислам дине X гасырдан алып хәзерге көнгә кадәр халыкларны берләштерүдә зур әһәмияткә ия.

(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе Фаяз Хуҗин "Татар-информ" хәбәрчесенә Ислам диненең халыкларны берләштерүдә әһәмиятле урын тотуын әйтте.

Лекция "Концептуальные основы включения Болгара в список ЮНЕСКО" Фаяз Хузин

"Ислам кабул ителгән X гасыр, Урта гасырлар, Россия империясендә яшәгән чорыбызда да һәм хәзер дә Ислам халыкларны берләштерүче рольне уйный. Ислам дине булмаса, Идел Болгарстанында болгар дигән халык барлыкка килер идеме икән? Болгарлар бит алар күчеп килгән VIII-IX гасырлар чорында артык күп булмаган. Алар мәдәният, хәрби яктан да көчле булганнар. Иделгә килгәч, көч белән түгел, ә белем, мәдәният белән тирә-юньдәге халыкларны берләштерә алган. Болгарлардан башка анда барсиллар, суварлар, бәрәнҗәрләр, искирләр булган, һәм бу төрки халыклар берләшкән. Шул ук вакытта, марилар, удмуртлар, мордвалар, дөресрәге аларның борынгы бабалары да Болгар составына керә. Аларны берләштерә торган нигез - Ислам. Хәзер дә без динебезне ихтирам итә башладык. Безне, бер караганда - архаика, урта гасырлар калдыгы формасында гына кабул итеп карарга була. Әмма Ислам булмаса, безнең татар күптән әллә нинди төркемнәргә бүленеп беткән булыр иде. Ул киләчәктә дә шулай булачак", - дип сөйләде галим.

Лекция "Концептуальные основы включения Болгара в список ЮНЕСКО" Фаяз Хузин

Тарихчы Фаяз Хуҗин КФУда узган "Күпмәдәниятле дөньяда Ислам" VII Халыкара форумында Россиядә Ислам диненең кайда кабул ителгәнлеге турында чыгыш ясады. Аның фикеренчә, бу урын Болгар булмаска да мөмкин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/12/152164/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев