Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ислам мәдәниятенең югары дәрәҗәсен мөселманнар үзләре дә белеп бетерми - галимә фикере

Амстердамнан кайткан Гүзәл Сәйфуллина Коръәндә музыка ачыктан-ачык тыелмаган, ди. (Казан, 6 апрель, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Күпләр ислам мәдәниятен дөрес аңламый һәм дөрес күрсәтми. Ислам диненең байлыгын, мәдәниятенең югары дәрәҗәсен белеп бетермәүчеләр дә бар, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясенең Диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать...

Амстердамнан кайткан Гүзәл Сәйфуллина Коръәндә музыка ачыктан-ачык тыелмаган, ди.

(Казан, 6 апрель, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Күпләр ислам мәдәниятен дөрес аңламый һәм дөрес күрсәтми. Ислам диненең байлыгын, мәдәниятенең югары дәрәҗәсен белеп бетермәүчеләр дә бар, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә ТР Фәннәр академиясенең Диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Амстердамнан кайткан Гүзәл Сәйфуллина.

Кичә Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты базасындагы Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә Гүзәл Сәйфуллина "Исламда дини һәм дөньяви музыка" дигән темага лекция укыды.

Лекция Гузель Сайфуллиной "Музыка в исламе"

"Музыка куәтле көчкә ия, ди - Гүзәл Сәйфуллина. - Ул кеше калебендәге хисләрне көчәйтергә сәләтле. Адәм баласында бозыклыкка авышу бар икән, музыка аның әлеге омтылышын көчәйтәчәк кенә. Әгәр музыка эчкечелек, бозыклык һ.б гөнаһлар даирәсендә яңгыраса, ул шушыларга кушылып, тискәре йогынты ясый ала. Үзеннән-үзе түгел, ә шушы шартлар аркасында. Бер үк вакытта, кеше үзе саф йөрәкле булса, музыка да аңарда иң мөкатдәс хисләр генә уята. Моның хаклыгын, әйтергә кирәк, бөтен ислам мәдәнияте тарихы да раслый. Изге Коръәндә музыка ачыктан-ачык тыелмаган. Кайбер аятьләрендә, киресенчә, хупланган да әле, " - диде галимә.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев