Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җитәкчеләр төпле фикергә килсен иде

Мәктәбебездә кызыклы чаралар, истәлекле очрашулар гел үткәрелеп тора.

"Без бүген залга Әфганстанда чын батырлык күрсәткән ир - егетләребезне искә алырга җыелдык. Якташларыбызның батырлыгына яңадан бер кат сокланып, аларга дан һәм мәдхия җырлап, аналарның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш иябез." Чираттагы очрашу шушы сүзләр белән башланып китте.

Безнең белән очрашуга үзебезнең якташларыбыз , төрле елларда Әфганстанда хезмәт итүчеләр килгән иде. Алар- районыбызның әфганчылар берләшмәсе җитәкчесе Ленар Кәбиров һәм Әфганстанда хезмәт иткән авылдашыбыз Илдус Латыйпов.

"Әфганстанга киткән байтак егетләрне көтеп ала алмадык. Ул егетләр әле бик яшь кенә булсалар да ата-аналарының йөзенә кызыллык китермәделәр.

Безгә хәзер яңа гасырда җир йөзендә тынычлык урнашсын, җитәкчеләребез төпле фикергә килсен дә, балалар сугыш афәтен күрмәсен дип кенә телисе кала,- диде Ленар Кәбиров ,-туган җирегезне, туган авылыгызны, укыган мәктәбегезне яратыгыз!"- дип төгәлләде ул сүзен. Илдус Латыйповка Әфганстан чигеннән безнең гаскәрләр чыгарылуның 25 еллыгы уңаеннан бирелгән медаль тапшырды. Илдус абый - чын ватанпәрвар.Туган ягында төпләнеп калып, бер көн эштән калмыйча, үзенең кече Ватанын чын күңелдән яратучы кеше. Хәтта очрашуга чакырганда да аның эшен калдырып китмәвен, укчыларга үрнәк итеп китерде мәктәп директоры.

Авылдашыбыз Илдус абый укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде."Сугышның буеннан-буена шофер хезмәтен башкардым.Чын ир -егет булу өчен,курыкмаска,илеңне яратырга кирәк"-дип тәмамлады үзенең сүзен Илдус абый.

Мәктәбебездә Биектау районы Ташлы Кавал авылы укучылары да укыганга күрә,аларның әфганчылары да искә алынды.Сугышта катнашкан дүрт егетнең берсе-Сиразиев Раил сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл байрак ордены белән бүләкләнгән.

Очрашуда җырчыларыбыз Тимербаева Сиринә, Гарипова Диләрә, Сибгатуллина Азалиянең җырлавлары, алып баручы кызларыбыз Минлахметова Айзилә һәм Ногманова Йолдызның сөйләүләре тагын да ямь өстәде.

Очрашу безнең һәрберебезгә дә бик ошады.Сугышта катнашкан чын сугышчыларны күрү,аларның сугыш турында сөйләгән истәлекләрен тыңлау,безнең өче чын хакыйкать булды.Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк безгә!

Очрашуга йомгак ясап, мәктәбебез директоры Гөлбану Борисовна кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырып,әфганчыларга озын сәламәт гомер теләде.Алдагы елларда да очрашуга чакырып калды. Бу очрашу чын батырлык дәресе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев