Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ФАПлар яңартыла

"2011-2012 елларга ТРсәламәтлекне модернизацияләү" программасы нигезендә дәүләт тарафыннан күп кенә объектларга капиталь ремонт үткәрелеп, аларның күбесе яңабаштан җиһазлана. Безнең район да искәрмә түгел.

Программаның өстенлекле юнәлеше булып фельд­шер-аку­шерлык пункт­ларын төзек­лән­де­рү, аларның материаль-техник базасын ныгыту тора. Районыбызда 27 шун­дый пункт гамәлдә. Һәм аларда 30лап урта медицина хезмәткәрләре - фельдшерлар халыкка хезмәт күрсәтә. Биналарының да төрлесе бар, тик шунысы мәгълүм, соңгы 3 елда аларның ба­засы планлы рәвештә ны­гытыла. Чыгымнарны киметү максатыннан, Түбән Көек, Олы Бә­рәзәдә социаль үзәк ачыл­гач, ФАПлар мәктәп, мәдәният бүлекләре белән берлектә бер түбә астына кертелде. 1 ФАП - Күшәрдәгесе ка­пи­таль ремонтланды. Комыргу­җа, Яңа Шашы, Кышлау, Олы Мәңгәр, Кызыл Утар медпунктлары да элегрәк төзекләндерел­де.

Агымдагы елда максатчан программа нигезендә тагын 8 ФАП ремонтланырга тиеш, шуның бишесе инде эшләнә. "Чишмәле Сапта ремонт бетте. Күңгәрдә күптән беткән иде, тәрәзәсен генә алыштырасы бар. Чем­булатка аннан соң тотынабыз, Ташчишмәдә фельд­шер акушерлык пунктында ремонт бетте, вак-төяк буяу эшләрен башкаралар. Комыргуҗада ремонт башланырга тора, акчасы күчерелгән. Әйшиязда да ремонт бара дип әйтимме, аның да материаллары, акчасы килде, эшли дә башлаганнар иде, туктадылар, бүгенге көндә эшләргә кеше эзлиләр. Бәхтиярдагысын да эшләргә җые­набыз. Әлеге төзекләндерү эшләрен башкару өчен быел ФАПларның бишесенә хөкүмәт акча күчерә, авыл җирлеге эшләтә, без контрольлек итәбез. Төзекләндерү эш­ләре агымдагы елның ахырына бетәргә тиеш. Ә калган өчесенә акча соңрак, аннан соң киләсе..." - дип сөйли район үзәк хастаханәсенең баш табибы Азат Харис улы Гарипов. Санап үтелгәннәр­дән тыш Ары авылында да яңа ФАП эшләнәсе. Анысын Азнакай­дан килеп модуль белән төзиселәр. "Материалларын төяп киләләр, әзер фундаментка утыртып, өеп китәләр. Урыны әзерләп куелган, суын казыйсы бар, газ янәшәсенә килгән. График нигезендә әлеге эшләр сентябрьдә башкарылырга тиеш иде. Арыдагы юлларның асфальт түгеллеген, кереп булмаслыгын аңлаткач, алданрак, август ахыры, сентябрь башларында эш­ләргә ризалаштылар", - дип аңлата җитәкче. Әлеге өстенлекле программа нигезендә 2013-2014 елларда тагын өч ФАП - Күлле Киме, Күәм, берсе төгәл хәл ителеп бетмәгән, яңа төзелә торган клублар белән бер түбә астына кертеләчәк. Киләсе елга Бәрәскә белән Югары Сәрдә авылындагы ФАПларга да ре­монт каралган.

Шунысы да мәгълүм бул­сын, узган ел нәтиҗәләренә күз салсак, бер фельдшер елына 283 кешегә хезмәт күрсәткән, ә бер кеше фельдшерга елына 10 мәртәбә мө­рәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина