Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшмәкәргә ярдәм кулы

ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен энергетика өлкәсендә кара-каршы субсидияләү (перекрестное субсидирование) һәм эшмәкәрләргә ярдәм программалары хакында брифинг уздырдылар.

ТР Премьер-министры Ил­дар Халиков әйтүенчә, энергети­кага кагылышлысы "Җы­лылык белән тәэмин итү ту­рында"гы Федераль законга бәйле. Әле­ге законнар башлы­ча Түбән Кама, Чаллы, Уруссу бистәсендә һәм өлешчә Казанда яшәү­че­ләргә генә кагыла. Әле­гә кадәр фатирны энер­гия белән җылыту бәя­ләренең бер өлешен предприятиеләр каплады. Шуңа да, бездә башка субъектларга караганда азрак түләделәр. 10 сентябрьдән вәзгыять үзгәрә: дөрес, хөкүмәт бәя­ләрне 3 ел дәвамында субсидияләр яр­дәмендә көйләп торачак. Ул субсидияне алыр өчен документлар пакеты ми­нималь күләмдә кирәк бу­лыр дип ышандыралар.

Видеоконференциянең икенче өлешендә ТР инвестицион үсеш агентлы­гы җитәкчесе Линар Яку­бов чыгыш ясап: "Урта бизнес­ны җәелдерү буенча без Россиядә беренче унлыкка керәбез", - диде. Кече һәм урта бизнесның финанс әй­ләнеше үсү куаныч­лы хәл, республика бюджетына агучы суммалар да ар­та дигән сүз бу. Төп те­ма - "Эшмәкәрләргә яр­дәм итү сайлап алу про­граммасының I конкур­сы нәтиҗәләре"н бәян итү булды. 2012 елдан кон­курс кагыйдәләренә үз­гәрешләр керде. Хәзер кайсы эшмәкәргә нин­ди күләмдә ярдәм кирәклекне Агентлыкта эшләүчеләр хәл итми. Моңа 15 кешедән торучы эксперт со­ветының гына хокукы бар.

Конкурста Татарстанның 4 районыннан тыш, барысы да катнаша. Лизинг программасы буенча 600 млн. сум ярдәм суммасы каралган, 180 гариза килгән. Дөрес, 65ен кире кагырга өлгергәннәр дә инде. Социаль бизнес программасы буенча 102 млн.-нан артык суммага 646 компания дәгъва кылган. Инде 502се кире кагылган. Кыскасы, бу программа буенча һәр 6 гаризаның 5се кабул ителмәгән. Инновации программасы буенча 5 млн. ярым сумлык бәйгегә 100дән артык гариза килгән, 31ен кабул иткәннәр. Линар Якубов сүзләренә караганда, кире кагуның формаль сәбәпләре бик күп. Монда бланкларның дөрес тутырылмавы да, вакытында түләнмәгән әҗәт, бюджет бүлеп биргән акчаларны максатчан кулланмау да бар. Конкурс уздыруга финанс ягыннан 60 % күләмендә Россия Федерациясе һәм 40 % күләмендә Татарстан Республикасы ярдәм күрсәтә.

Кыскасы, кызыксынучылар булса, Агентлыкның махсус сайтында барлык мәгълүматлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшмәкәр