Яшибез болай булгач
Район газетасын күп еллардан бирле бик яратып укыйм.
Еллар узган саен аның да йөзе үзгәрә, яңа рубрикалар ачыла, кызыклырак була бара, халыкны кызыксындырган темаларга күп языла. Инде килеп, кайчан да булса үзем дә шушы газетаны чыгаручылар арасында эшләрмен дип бөтенләй дә уйламаган идем. Көтмәгәндә менә шундый бәхет тә насыйп булды. Хәзер инде кызыксынам, ә тирә-юньдәгеләр без эшләгән газета турында нинди фикердә икән? Язылучылар бу турыда нәрсә уйлый? Шушындыйрак сораулар белән район халкы арасында сораштыру үткәрергә булдым. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкьдим итәсе килә.
Рәшидә апа, Ары авылыннан: "Әтнә таңы" гәҗитен алдырабыз, бик яратып укыйбыз. Үзебезнең авыл турында, колхоз тормышы турындагы мәкаләләрне уку ошый. Киләсе яртыеллыкка да әллә кайчан язылып куйдык".
Валя, Ары авылыннан: "Район гәҗитен гел алдырып киләбез. Закондагы яңа чыккан үзгәрешләр, балалар катнашкан чаралар турындагы язмалар бик ошый".
Эльмира, Биектау районыннан: "Авылга кайткач "Әтнә таңы"н рәхәтләнеп укыйм. Безнең Биектауда район гәҗитенә эш урыныннан мәҗбүри яздыралар. Менә безнең "Әтнә таңы" гәҗите ичмасам, укырлык. Әгәр мөмкинлек булса, без дә аңа гына язылыр идек".
Мансур абый, Олы Әтнәдән: "Хәзер кайсы гына гәҗитне ачып карама - сугыш та үтереш.Бу яктан безнең район гәҗитенә җитми инде.Район яңалыклары белән дә танышабыз, үзебезгә кирәкле белдерүләрне дә укыйбыз".
Гомумән, таныш кешеләрнең тормыш-көнкүреш, эштәге уңышлары турында укуы күңелле. Ә язылуын һичшиксез язылабыз". Төрле фикерләр ишетергә туры килде. Араларында "Анда укырлык нәрсә бар соң?", "Язылмыйм, акча әрәм итеп" диючеләр дә юк түгел. Тик нәрсә генә дисәләр дә, районда яшәүче һәркем азмы-күпме район газетасы белән таныш, кулында гына булса да тотып караган. Димәк, кызыксыналар, битараф түгелләр. Ә бу газетада эшләүчеләр өчен зур куаныч. Яшибез болай булгач!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев