“Ялан тәпи килә идек”
"7 яшьлек чагым. Тамак ач. Аякка кияргә юк. Әни җәяүләп "Әләшә" бәйрәменә алып китте. Мин ашарга сорыйм. Әни Ходайга ялвара", - дип, 1940-41 еллардагы балачак хатирәләрен сөйли Яңа Кишеттән килгән Нурания апа Сибгатуллина.
"Барып кайтырга мидәт-куәт бир бу балага. Кайтканда бер авылга алып кереп, чәй эчертер идем. Балам, аз гына түз, ди әни җан сыкравы белән. Әллә чынлап та, Ходай булышты, әллә әнинең күз яшьләре туктатты. Башка ашыйсым килмәде. Ул вакытта мондый матурлык, уңайлыклар юк иде. Баскычларны әйткән дә юк. Тау иде, мүкәләп диярлек менә идек. Чишмәсе бар, начар гына ага иде. Бәйрәм үткәндә бер алачыктан башка әйбер күрмәдем. Менә шундый чорда да килдек "Әләшә"гә. Хәзерге белән чагыштыра торган да түгел. Рәхмәт хуҗаларга, оештыручыларга, изге урынның кадерен белүчеләргә", - дип сүзен төгәлләде ул. Кадерлибез, чөнки урыны изге. Аннан да бигрәк ата-баба йоласы. Кайберәүләр бидгать гамәл, дияргә яратсалар да, без аны кирәкле гамәл дип саныйбыз. Изгеләр каберлеген зиярәт кылуның, Кала тавына җыелып вәгазь тыңлауның, сабыйларның Коръән аятьләрен яттан сөйләүләрен, олылар белән беррәттән сәдака салуларын күрүнең бер начарлыгы да юк. Әнә шуңа да тормышыбыз тыныч.
"Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыктык. Эшләребез уң килеп тора. Аллаһы Тәгалә безне ярдәменнән ташламый..." - дип, эшләрнең барышы белән таныштырып, үз фикерен белдерде "Тукай" хужалыгының рәисе Илфат Хәкимов та. Быел беренче тапкыр хуҗалык рәисе чыгыш ясады. Һәм биредә чыгыш ясаган һәр кешегә догалар язылган истәлек бүләкләре тапшырды. Хезмәт күрсәткән Күәм һәм Түбән Көек авыл җирлекләре, аларга караган оешма хезмәткәрләре ихластан чәй табынын да да әзерләде, кайнар коймагыннан да авыз иттерде.
Үткәрәбез "Әләшә" бәйрәмен, чөнки, әҗерен күрәбез. Корылык елларда да Ходай Тәгалә яңгырыннан аермады, шуңа мохтаҗлык күрмәдек. Күп кенә районнардагы кебек быелгы боз сугулар да безне читләп үтте. Аллага шөкер, каберлек тә, чишмәсе дә караулы, елның-елында җыештырылып, чистартылып тора. Килгән-киткән кеше алдында йөзебез ак. Әнә бит кешедән ишетеп кайткан Камал артисты Әсхәт Хисмәтов та: "Күргәнем юк иде. Без Биләрне беләбез, шунда барабыз. Сездә барлыгын ишеткәч, кайтып күрәсе иттем. Үзгәрәк билгеле, тик күңелгә ятышлы. Караулы. Сабыйлар иманлы", - ди. Республиканың башка авылларыннан килүчеләр дә гамәлләребезне хуплап, догалар кылдылар. Күәм, Каенсар мәчетләре куйган тартмаларга, каберлектәге савытларга сәдакалар салдылар. Имамнарыбызның чыгышларына сокландылар. Күңгәр һәм Түбән Көектән килгән Рубис һәм Илшат хәзрәт вәгазь сөйләгәндә "Гыйлемле икәнлекләре күренеп тора. Авызларына каратып сөйли беләләр", - диделәр Бәрәскәнекеләр, Әгерҗедән күчеп кайтып, Казанда яшәүче Рәйсә апа белән Гомәр абый Шакировлар. Тукай-Кырлайлылар да, кишетлеләр дә шул фикердә. Елдагыча балаларның догаларны яттан укуларын да сокланып тыңладык. Меңьеллык имән янәшәсенә җыйналып, Каенсар мулласы Вагыйз абыйга кушылып, изгеләр рухына багышлап, Аллаһ ризалыгы өчен догалар кылдык. Елдагыча җомга намазы укылды.
"Әләшә" узганга берничә көн үтте. Ә колакта - Рубис абыйның үзәккә үткәреп әйткән тәрбияви сүзләре, "Ак өмет" пансионатыннан кайткан Ибраһим, Гадел шәкертләр укыган догаларның кайтавазы... Кайда тыңлар идек әле!
Алып баручы Равил Садриев белән дә килешми мөмкин түгел, изге сүзләрнең берсе булмаса икенчесе күңелгә керә. Яши белмәгәннәребезне туры юлга бастыра. Имансыз ук түгел бит әле без!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев