Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ЮЛГА ХЕЗМӘТ ИТӘБЕЗ”

Оешманы бишенче ел Зөлфәт Нур улы Хәмитов җитәкли. Үзгәрешләрнең төрлесен - юк чагын да, бар вакытын да күргән кеше. Ә без, аларның хезмәтен күзәтүчеләр һәм аннан файдаланучылар, бәя бирә алабыз: үткәндәге газаплар онытылып бара, чөнки юлларыбыз, Аллага шөкер, Ходай күпсенмәсен. Аеруча кышкы юллар сөендерә, карга батмадык. Юл хуҗалыгының үз авырлыклары...

- Чебешләрне көз көне саныйлар, дип әйтергә яратабыз. Ә сезнең эш ел дәвамлы. Ниләр эшләдегез? Кыскасы, нин­ди безнең юллар?

- Юлларның иң яхшысы бездә, дип әйтмим. Бик әйбәт җирләре дә бар, билгеле. Эшләнеп өлгер­мәгәне дә. Шунысына уңай карыйк, 5 якка чыккан тоташ юллар тигез ка­рала. Монысы әле­гә калып торсын, дип эш­ләмибез. Ташчишмә авы­лына илтүче юл бик на­чар хәлдә иде, ул юлны эш­ләп бетереп ятабыз. Соң­гы 2 км арага юл кырыена чикләүләр куябыз. Яңа Әтнә юлы тапшыру алдында. Асфальтланган ике юлның озынлыгы 7,5 км тәшкил итә. Шунысын да әйтү кирәк, без юл кырыйларын, сөзәк авыш­лыкларны, руслар "обо­чина", "откос" диләр, эш­ләп барабыз. Бу бик мә­шәкатьле, акчасыз эш. Үзебезнең җир булгач, җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз, чөнки бер тапкыр эшләнә. Тагын елдагы ремонт, көндәлек эшләр - чокыр-чакыр ямау, юл кырыйларын чиста тоту белән шөгыльләнәбез, үләнен дә чабабыз, моның өчен махсус 2 чапкычыбыз бар. Моннан тыш безнең участок карамагына 21 күпер керә. Быел 3 күпернең өсләрен алыштырдык. Кү­әм, Күңгәр күперләре эшләнде, Комыргуҗа кү­перенә ремонт бара. "Та­тарстан күпере" күперләрнең өслеген эшли, ә карап тору, буяу, көрәү кебек эшләр безнең карамакта. Иске Мәңгәрдә капиталь ремонт эшләп бетереп ятабыз. Казан-Дөбъяз юлында бер бригада билгеләр куя. Биектау районының 12 км участогы - Чыпчык юлы Казан-Малмыж трасса­сына барып тоташа - безгә карый. Кыш та эш тукталмый, юлларны кардан чистарту, бозлавык булдырмау - безнең вазыйфа. Ачыклык кертик, авыл эчендәге муниципаль юл­лар, шул исәптән Олы Әтнә эче дә безгә карамый, без район эчендәге территориаль юлларга хез­мәт күрсәтәбез. Район аша 5 автобус маршруты үтә, моннан тыш мәктәпкә укучылар йөртә торган сары автобус маршрутлары - 7. Шулай булгач, максимум иртәнге сәгать 7гә юллар кардан чистартылган булырга тиеш. Кышын график нигезендә иртәнге сәгать 3тә эшкә кузгалабыз. Смена, тәү­лек буе эшләүчеләр дә була. Кар ничек ява инде. Ял итә торган бүлмәбез, ашханәбез бар, кирәксә юлга чыгарып ашатуны да оештыра алабыз.

- Һөнәри бәйрәмегезне дә тыйнак кына эш урынында үткәреп җибәргән коллективка, кадрлар, техника белән тәэмин ителешкә килик. Аеруча тырышлар да бардыр...

- Безнең Әтнә участогында 37 кеше эшли. Моның эченә җитәкче дә, 4 каравылчы да, ашарга пешерүчебез дә ке­­рә. Без­дә начар эшләүче бар­мы, дип сорасагыз җа­вап бирү җиңелрәк бу­­лыр. Чөнки бөтенесе дә әйбәтләр, берсеннән-берсен аерасым да килми, коллек­тив бик бердәм, матур эшлиләр, бер әйтү җитә, акыру-кычкыру, тавышлану бездә юк, Аллага шөкер, күз тия күрмәсен. Гатауллин Зөфәр бар, югары класслы грейдерчы. Бу эшкә өйрәнеп булмый, грейдерчы булып туарга кирәк. Аның эшләгәненә карап, нәкъ менә шулай уйлыйсың. "Юк", дигән вакыты юк. Хисмәтуллин Фаил, МАЗда шофер. Фәйзиев Азат, Гыймадиев Надир, Мөбәрәкшин Айдар... алар­ны курыкмыйча җаваплы эшләргә җибәреп була.

Ә эш җиңел түгел, җилбәзәк холыклылар, ара­кы белән дус булучылар бездә эшли алмыйлар, дөрес­рәге андыйларны тотмыйбыз. Техника белән тәэмин ителеш тә яхшы. Юл оешмасын кабул итеп алганда кирәкле техникалар да юк иде. Искеләрне җыйнап булдырдык. Ә бүген 80 процент техника яңа. Искеләрен алыштыра барабыз. 30дан артык техника белән эшлибез, күбесендә навигатор, кирәкле материаллар да, ягулык белән тәэмин ителеш тә әйбәт. Бу яктан без "Татавтодор" ААҖ оешмасына бик рәхмәтле. Бәйрәм турында сүз чыккан икән, тагын бер кат участокта эшләүчеләрне котлап, сәламәтлек телисе килә. Һәркөнне бәйрәм кебек хис итеп яшәргә язсын.

- Киләчәккә планнар да бардыр...

- Юлның эше бетми инде аның. Асфальтланмаган Кышлау-Кызыл Утар, Ключи Сап-Чембулат, Каенсар-Үртәм, Югары Көек юллары бар, Яңа Шашы күперендәге эшләр төгәлләнмәгән. Киләсе елда гына димим, әкренләп барысы да эшләнер дип уйлыйм. Еллар тыныч булып, сәламәт булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев