Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яманлыгын күрмәдек...

Узып баручы Кара Аждаһа елы Кытай гороскобында иң бәхетле билгеләрдән санала. Ул зирәклек, гаделлек, озын гомер һәм байлыкны гәүдәләндерә. Дөрестән дә шундый булдымы ул? Киләсе Елан елыннан нәрсә көтәбез?

Азат Мөхәммәтҗанов, район башкарма коми­тетының финанс-бюджет палатасы мөдире:

- Үзем Аждаһа елында тугангамы икән, бу елның начарлыгын күрмәдем, бик әйбәт булды. Дөрес, авырлыклары, килеп туган мәсьәләләре булды, тик барысы да уңай хәл ителде. Эштә дә, тормышта да барысы да яхшы. Киләсе Елан елы да иминлеге белән килсен, һәркемгә саулык бирсен, эшләп торган эшебез булсын, гаиләләребез тигез, тыныч яшәсеннәр, үзебез сәламәт булыйк, балаларыбыз, оныкларыбыз исән-сау булсын! Райондашларны Яңа ел белән котлыйм, бары изге теләкләр!

Гөлсинә Шакирова, "Изгелек" социаль яклау үзәге җитәкчесе:

- Аллага шөкер, Аждаһа елы игелекле булды, яманлыгын күрмәдем. Эшләп торырга эшебез бар, гаи­ләләребез тигез, тыныч. Ел ахыры нәтиҗә ясатамы, уйлап утырам, безнең оешма 2004 елдан эшли башлады, ул вакытта районда 40тан артык авыр хәлдәге бала бар иде, ә бүген аларның саны 10га калды. Авылларда бик начар хәлдәге гаиләләрнең тормышлары азрак җыйналды, яшәү культурасы артты. 2011 елда Грант откан идек, 2012 елда шул акчаны тотарга насыйп булды, әнә шул акчага әби-апаларыбызны Казанга Колшәриф мәчетенә, Камал театрына спектакльләр карарга алып бардык. Балаларга зоопарк, цирк күрсәттек, кызларыбызның хезмәте бу. Төрле җыелышларга йөрибез, шөкер итеп кайтабыз, безнең районда наркоман балалар юк, караучысыз калган балалар юк. Балаларны каһәрләү юк, хокук бозган балалар юк. Авыр, чарасыз калган ялгыз хатыннар юк, ә алар башка районнарда аз түгел, болар барысы да хезмәтебезнең нәтиҗәсе. Киләсе Елан елы да бәхете, иминлеге белән килсен. Сау-сәламәт булыйк, гаиләләребез тигез, тыныч булсын, зыян, бала хәсрәтләре күрмик! Яңа ел белән Сезне!

Надежда Гайнетдинова, Чишмәле Сап башлангыч мәктәбе укытучысы:

- Ел бик уңышлы үтте. Гаиләләребез тыныч, мәктәбебезне саклап кала алдык, өйдә дә, мәктәптә дә балаларыбыз исән-сау. 10 укучыбыз бар, җылы, ашарга җитә. Килә ел да уңышлы булсын. Безнең гаилә өчен шулай булырга охшап тора: гыйнвар аенда ирем Идрис белән бергәләп пенсиягә чыгабыз, игелеген күреп, сәламәтлектә, тигезлектә гомер итәргә язсын. Укучыларыбыз исән-сау булсын, балалар хәзер күп белә, ара-тирә үзебезне дә өйрәтәләр. Эшебезнең нәтиҗәсен күреп, сөенергә насыйп булсын!

Флера Фәтхуллина, Шимбер авылы пенсионеры

- Узган ел истәлекле булды, гаилә коруыбызга 50 ел тулганны билгеләп үттек. Икенче малайның да 25 еллык гаилә бәйрәме узды. Шөкер, барыбыз да таза-сау. Киләсе елның да тынычлыгын, яхшылыкларын күрергә язсын. Җитәкчеләребез дә безнең барлыкны, юл һәм кибет юклыкны онытмасын. Сәламәт булыйк, бала хәсрәтләре күрергә язмасын. Гаиләләр тигезлектә, тынычлыкта яшәсен!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Ихлас күңелдән без дә сезне Яңа 2013 ел белән котлыйбыз. Гаиләләрегезгә иминлек, бәхет-шатлык, һәркайсыгызга сәламәтлек телибез.

Бүген сез 2012 елның соңгы газетын кулыгызга аласыз. Киләсе елда бәлки кайберләрегез безнең белән бергә булмас та, чөнки 2013 елның беренче яртыеллыгына тиражыбыз күпме булганы әлегә бил­гесез. Әмма без ышанабыз, сез безнең беләндер. Газетаның киләсе саны 4 гыйнварда чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев