Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЯҢА ЕЛ ӘКИЯТЕ

Шәфкатьлелеге белән тирә-якта танылган Әтнә миллионеры Рәсим узып баручы елда бизнесының уңышлы баруына һәм кесәсенең берничә дистә "лимон" еврога калынаюына сөенеп, "Поле чудес"тагы коттеджының гараж капкасын ача торган пульт төймәсенә баш бармагы белән басты.

Ишектән керүгә үзенең чиксез яраткан ризыгы - эремчек пилмәненең әчкелтем хуш исе борын тишекләрен иркәләде.

Тик, залга чыгуга, крокодил күненнән ясалган йомшак кәнәфидә турсаеп утырган Регинасын күрүгә өстенә бер чиләк салкын су койгандай булды.

- Нәрсә булды, сөеклем, әллә мин Яңа елга бүләк иткән йөзек һәм алкалар

ошамадымы сиңа?

- Юк шул, мин синнән бүтәнрәк бүләк өмет иткән идем!?

- Ничек? Син нәрсә багалмам, беләсеңме ул бриллиантларга ярты "Поле чудес" төзеп булганлыгын

- Әй, Рәсим, без бит акча артыннан куып рухи байлык турында

онытканбыз лабаса!

- Анысы нәрсә була инде тагын?

- Менә, капка төбендә күрше укытучы Светлана очрады да: "Кызый,

аллага шөкер, Фәритем "Әтнә таңы" гәҗитенә язылырга өлгергән, быел тагын барлык мәшәкатьләрне онытып ел буе рухи байлыкта, күңел күтәренкелегендә гомер кичерәчәкбез икән,"- диеп, шаккаттырды.

- Борчылма, күгәрченем, мин хәзер! - диеп Рәсим кием элгеченә үрелде.

Кызганычка каршы, почта бүлекчәсендә каравылчыдан башка кеше юк

иде. Гәҗит хуҗалары Гөлнар, Сүрия, Хәмит һәм Фәридәләрнең ишекләрен шаку да файда бирмәде. Дөрес, редактор Гөлнар ханым, һәр санын сатып алып булачак, дип тынычландырырга тырышты, ләкин, хатынының моңа риза булмаячагын белгән Рәсим, "Бентли"ында, җилдән җитез булып, Казан тарафына җилдерде.

Югарыдагы элемтәләре аша, Элемтә министрлыгындагы дежур хисапчыга бәйрәм күчтәнәчләрен тапшырып, теләгенә ирешкән Рәсим Яңа елга биш минут кала, кош тоткандай, үз йортының бусагасын атлап керде.

Регинаның күзләре эре бриллиантлардай ялтырап алды һәм еландай иренең муенына сарылды. Чөнки, шабыр тиргә баткан арысландай ирнең көрәк кадәрле уч төбендә нәни генә квитанция ята, ә аның нәкъ уртасын, гади "шариковой" ручка белән язылган "Әтнә таңы" дигән ике сүз бизи иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев