ЯҢА ЕЛ КОТЛЫ БУЛСЫН!
Яңа елга керик бергәләшеп, Бергә типсен безнең йөрәкләр. Матур, тыныч тормыш булсын диеп, Телик әле матур теләкләр!
Бар җиһанга аклык-сафлык бөркеп
Өр- яңа ел килә галәмгә!
Еланмы - ул, әллә башкасымы,
Хуш киләсең диеп сәламлә!
Үзе белән алып килсен, әйдә,
Бар кешегә бәхет-шатлыклар.
Бер кайгысыз, шат елмаеп керсен
Яңа елга барлык халыклар!
Сәгать теле суга уникене
Бокалларны әйдә күтәрик!
Иске елны уздык матур гына
Яңасын да шулай үткәрик!
Илебезне саклыйк,үзебезне...
Бәла-каза җиргә килмәсен
Көләч йөзебездә шатлык нуры
Балкып торсын, бер дә сүнмәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев