“ТЕЛЕМОСТ” ЙӨРӘКЛӘРНЕ ЯЛГАДЫ
ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары бүлекчәсе Яңа ел алдыннан әти-әниләргә дә, егетләргә дә зур бүләк ясады.
Нано технологияләр заманасында яшибез. Кабул итеп булмастай яңалыкларны кызыксынып тыңлыйбыз, күреп гаҗәпләнәбез, менә сиңа замана могҗизасы күз алдында: Арча районы мәдәният йортының тамаша залы ике район - Арча һәм Әтнә районнарыннан җыйналган әти-әниләр, әбиләр, туганнар, сөйгән ярлар белән тулган, ә сәхнәгә куелган зур экранда - Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендәге 71432 нче хәрби частьта хезмәт иткән егетләр, рәсем генә түгел бу, скайп, видеопроектор аша якынайтылган чынбарлык, солдатлар көлешәләр, сөйләшәләр, якынрак килеп залда утырган әти-әниләрен эзлиләр, кул болгап алалар, күзләрдә яшь, күңелләр нечкәргән. Әлеге частьтә Арча районыннан - 30, Әтнәдән 11 егет хезмәт итә. Бу хакта ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Әгъзәм улы Борһанов җиткерде.
Тулырак итеп "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев