КҮЗЛӘРЕНДӘ ЯШЬ ИДЕ...
Яңгыр тамчылары бу күңеллелекне бозарга куркып, әз генә сибәләп киттеләр дә туктап калдылар. Гәрчә, яңгыр гына боза алмас иде инде бу күрешүне. Шат кыяфәтле, кулларына аллы- гөлле шарлар тоткан әти-әниләр, эне-сеңелләр, әбиләр, бабайлар - барысы-барысы балаларны каршы алырга дип җыелганнар.
Һәм менә ниһаять... Ур-ра-а-а !!! Балаларның шат авазлары мәдәният йорты каршында җыелган әти-әниләрнең сөенечле шау-шуы белән кушылып, тулы бер гүләүгә әйләнде. Тагын бер мизгелдән автобустан җилкәләренә "Эдельвейс - Татарстан" дип язылган сары футболкалы балалар тирә-якка сибелеште. Куанычлы авазлар сагынышкан балаларның күз яшьләре белән алышынды. Чыннан да сагындырырлык булган шул. Егерме көн буе туган йорттан аерылып торуы бик җиңелләрдән булмагандыр. Тик ничек кенә булмасын, республика данын яклап өйрәнгән бу балаларның беррәттән Әтнәбез данын да Татарстаннан чит урыннарда яклап кайтуы, тырышлыкларының әҗерен күреп ял итүләре - үзләре һәм әти-әниләре өчен генә түгел, бөтен район халкы өчен дә горурлык. Олы хөрмәткә ирешүләре өчен, иң беренче чиратта җитәкчеләре Алия Абдуллинага рәхмәтле алар. Шуңадыр Алия апалары күренүгә, дәррәү йөгереп барып үзен кочаклап та алдылар. Кочакларлык та шул, әти-әниләр исеменнән чыгыш ясаган Гөлсинә Фәтхуллина сүзләре белән әйтсәк, "Бу - иң беренче чиратта Алиянең тырышлыгы". Шулай ук балаларны Кырымга алып барган яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Фәридә Гыйльмулла кызы Җәләлетдинова белән "Алчәчәк" бию коллективының хәзерге җитәкчесе Миләүшә Вагыйз кызы Фазлыевага да зур рәхмәтләрен җиткерде.
Татарстан Республикасы Президенты патронажлыгында, "Созвездие - Йолдызлык" чакыруы буенча Кырымда ял итеп кайткан "Алчәчәк" бию коллективы турында сүз барганлыгын аңлагансыздыр инде. 20 баланы шундый ерак юлга алып чыгуны үз өстенә алган, аларга җил-яңгыр тидерми саклап алып кайткан Фәридә ханымның да тәэсирләре мулдан. "Мондый сәяхәтләр 12 ел буе оештырылып килә. Моннан берничә ел элек Татарстан делегациясе белән безнең районнан Әлфис Кәримов барган иде. Быел "Алчәчәк"тәге балаларга да насыйп булды. Барысы Татарстанның 43 районыннан 172 бала барды. 6 коллектив арасында бер безнеке генә район җирлегеннән. Оештыру дәрәҗәсе бик көчле иде, балаларның һәр сәгате, һәр минуты бушка үтмәслек итеп көйләнгән. Казаннан Симферополь шәһәренә хәтле поезд белән бардык, аннары автобуслар белән Симеиз поселогына алып килеп урнаштырдылар. Иң беренче чыгышыбыз Севастополь шәһәренең Офицерлар йорты мәдәният йортында булды. Моряклар, алар арасында Татарстан егетләр дә байтак иде, чыгышыбызны бик җылы кабул иттеләр. Аннан соң "Артек" халыкара балалар үзәгендә дә, Симеиз поселогы халкы каршында да чыгышлар ясадык. Һәрбер чыгышыбыз алдыннан безнең коллективны "Татарстанның йөзек кашы, милли гореф гадәтләрне җуймаган бердәнбер районы - Әтнәдән, республикабызның энҗе бөртеге - "Алчәчәк" бию коллективы" дип игълан иттеләр. Бу минутларда күңелләр районыбыз өчен горурлык хисләре белән тула иде. Сәяхәтләрдә күп йөрдек, Дельфинарийда булдык, тросслар белән диңгез өстеннән 1234 метр биеклектәге Ай-Петри тавына мендек, шагыйрьләр мәдхия укыган мәңге гүзәл Бахчасарай каласына да экскурсиягә бардык.
Ә балаларга иң ошаганы - Севастополь шәһәрендә, сугыш вакытында 240 көн буе дошман чолганышында калып, каршылык күрсәткән 35нче яр буе батареясы урнашкан урынга сәяхәт булгандыр, мөгаен. Монда барысы да нәкъ шул вакыттагыча, бер нәрсәне дә үзгәртмәгәннәр. Геройларның фотосурәтләре белән эшләнгән панорама гына үзенчәлекле яңалык булып тора. Мәңгелек ут янында басып торганда балалар нәрсәләр кичергәндер, тик шунысы хак - мемориалдан чыкканда күбесенең күзләрендә яшь иде". Чыннан да, бик эчтәлекле, балалар күңелендә эз калдыра торган сәяхәт булган бу. Шуңа да балалар да, әти-әниләр дә оештыручыларга да, дөнья күрсәтеп кайткан апаларына да рәхмәтле. Ә безгә "Алчәчәк" бию коллективына киләчәктә иҗади уңышлар гына телисе кала. Кырымга сәяхәт сезнең иҗади мөмкинлекләрегезнең башы гына. Тагын да биегрәк үрләр яуларга язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев