Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Яшьләргә ышаныч бар

Ип белән генә килеп туктаган "КамАЗ кабинасыннан җитез генә сикереп төшеп, безнең тарафка юнәлгән егетне ерактан ук танып алдым.

Безнең авыл егете Фирдүс Шакир­җанов булып чыкты. Җитди, эшлекле кыя­фәт бөркеп торган йөзе белән кыскача гына исәнлә­шеп алды да:

- Абый, гаепкә алма инде, бирелгән эшемне төгәллисем бар, - дип янә кабинага утырды.

Элеккеге җигүле ат чо­­ры искә төште. Ул вакытта атка, сбруй-чанага, җигелешенә карап ат җигүчегә хөкем чыгаралар иде. Менә төзек сбруялы, майланган күчәрле арбага җи­­ре­нә җиткезеп­ җигелгән ат - тырыш кешенеке, ызначит Вәлинеке, ә бу мунчала камыт баулы, пычрак арбалы ат - ялкау Галинеке.

Кузгалып киткән тимер атка күз салырга өлгерәм. Яңа булмаса да, калтыраган-шалтыраган тавышы ишетелми, двигателе көйле генә гөрелдәп эшли, басу юлында йөрсә дә, тузанга, пычракка батмаган.

"Таң" күмәк хужалыгы жи­тәк­­чесе Ал­­маз Сибагатуллин белән әңгәмә бары­шында яшьләр ту­рын­да сүз чыккач, иң беренче итеп Шакирҗанов Фирдүсне телгә алды:

- Яшь булуына карамастан, осталыгы җитәрлек, теләсә-кайсы рульне ышанып тапшырырга була. Ел дәверендә алмаш-тилмәш ихтыяҗга карап, я тракторда, я "КамАЗ"да хужа­лык­ның тапшырылган эшен җиренә җиткереп башкара, аңа ышаныч бар, - диде ул сүзен йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев