Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЯХШЫЛЫК ЭШЛӘҮ ҖИҢЕЛМЕ?

Җиңел түгел. Шуңадыр борынгылар да кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен, дигәннәр. Начарлыкны теләсә-нинди рухи гарипләр дә эшли ала, ә яхшылык эшләү өчен рухыңның таза, җаныңның саф булуы кирәк. Яхшылык җан җылыңны сорый.

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Эшләү дәверендә байтак кына ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр белән аралашырга туры килә, җан сыкрый, әйтеп аңлата торган түгел. Шундый вакытта гел "Изгелек" социаль үзәгендә эшләүче кызларны уйлыйм. Район буенча йөреп, исәптә торган гаиләләрне барлап, яңаларын табып торырга нинди олы йөрәк, миһерле булу кирәк. Тамга өчен генә эшләп булмый бу эшне, йөрәк җылың җитәрлек булып, кесәң буш булмау шарт, һаман да шул акчаң булу кирәк. Оешмасы булгач, бәлки матди ягын дәүләт кайгыртадыр?! Килеп туган чарасызлыктан ничек чыгалар, мохтаҗлар күзеңә карап торганда тыныч кына эшләп буламы? "Изгелек" социаль үзәге җитәкчесе Гөлсинә Шакирова белән әнә шул хакта сөйләшәбез.

- Безнең бүлекчә­нең төп юнәлешләренең берсе булып ведомство­ара пат­ронат тора. Ул - рай­он со­веты башкарма коми­теты, районыбызның балигь булмаган яшүсмерләр бе­лән эшләү комиссиясе, опека һәм попечительлек бүлеге, үзәк шифаханә, мәгариф бүлеге, авыл җирлекләре вәкилләре белән берлектә уздырыла торган профилактик чараларны үз эченә ала. Бүгенгесе көндә районыбызның ведомствоара пат­ронатында 10 социаль яктан куркыныч булган гаиләләрдән 14 бала исәптә тора. Без менә шул гаиләләрдә еш булып, аларның яшәү рәвеше белән танышабыз, аларның киләчәген кайгыртабыз, Олы Әтнәдә генә халык җитеш яши, авылларга чыгып китсәң күренә, бик авыр хәлдә яшәүчеләр бар. Мәктәпкә кияргә киеме булмаган балалар күп, кайсының аягына кияргә юк, кайсының өстенә. Шуңа күрә халыкка мөрәҗәгать итеп, "Үзегезгә кирәк булмаган, үзегез кимәгән әйберләрегез бар икән, ташлый күрмәгез, юып, үзәккә китерегез", - дибез. Барысы да китә, кирәкмәгән, я арт­кан уенчыгыгыз булса да ташламагыз, андый уенчыкны күрергә тилмергән балалар да бар. Менә шулай хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз. Караучысыз калган әбиләр дә безнеке, аларны карарга кешеләр билгелибез. Бу караучы аның өен дә җыештыра, ашарына да ала, даруын да алып кайта. Дөрес әй­тәсең, йөрәк җылың булмаса, бу эшне эшләп булмый. Авырлыкларын да эшләгән кеше үзе генә белә, чөнки һәркемнең үз холкы, өлкәннәрне сабый бала кебек тәрбияләргә кирәк, юк кына сүзләргә дә хәтерләре калучан. Ә безнең социаль хезмәткәрләребезгә күз тимәсен, араларында озак еллар эшләүчеләре дә бар, теләсә-кем белән уртак фикергә килә беләләр.

- Кайгыртабыз дидең, матди ягына тукталыйк әле, мохтаҗларны карар өчен дәүләт акча бирәме?

- Бер тиен акча да бирелми, үзең эшләп табасың, чарасыз калганда шәхси эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәбез, кыскасы, халыктан җыйналган ак­ча белән көн күрәбез.

Соң­гы вакытта Казанның "Наз" шәфкатьлелек фонды белән эшлибез, үзара мөнәсәбәтләребез бик әйбәт, ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә булышырга гына торалар. Шәхси эшмәкәрләр (ИПлар) димәктән, әле күптән түгел генә алар ярдәме белән Олы Әтнәдә яшәүче аз керемле, ике бала анасының коммуналь хуҗалыкка 26 айга булган бурычының 28.500 сумын капларга ярдәм иттек.

- Акча биргәндә киңәш бирүчеләр дә очрый...

- Андыйлар да бар. Әле­ге анага акча китерүчеләр арасында да "Акча кыз­ганыч түгел, тик бу да чишелеш түгел, тагын җыйналачак аның бурычы, ничек тә булса чарасын табып хәл итәргә кирәк бу мәсьәләне", дип китүчеләр булды. Әле бурычының монысы да түләнеп бетмәгән бит, бик авыр гаилә, без генә дә хәл итеп бетерә торган түгел. Ә хәл итәсе килә, көчсезлегеңне тою да җиңел түгел, менә шулай төрлесен уйлап карыйбыз...

- Эшмәкәрләр белән ни рә­вешле аралашасыз?

- Чарасыз калган вакыт­лар­да үзебез эш­мә­кәр­ләргә хат язабыз. Бу юлы да шулай эшләдек. Рәх­мәт, хатыбызны алуга, Абдуллаҗанов Рәшит, Гый­лаҗев Рафис, Кәримов Илнур, Гайфуллина Рәмзия, Вәлиев Наил, Миллиҗанов Раушан, Фазылҗанов Радик, алардан тыш үз теләкләре белән ярдәм итүчеләр, акчаны үз куллары белән үзәккә китереп бирүчеләр дә булды. Һәм без аларга, гозеребезне тыңлаган һәркемгә бик рәхмәтле. Бер генә очрак: 3 яшьлек баланың кияргә аяк киеме юк. Халык китергән әйберләр арасында да андый размер юк, терәлдек, "Тургай"га кердем дә Гүзәлгә әйттем. "Эх" тә итми, шул размерлы аяк киемен киштәдән алып та бирде. Аллаһы Тәгалә һәркайсына уйламаган җирләрдән өстәп-өстәп бирсен. Берәүнең дә акчасы үзеннән артык түгел. Шулай булса да, бер генә үтенечне дә аяк астына салмыйлар, үзең дә беләсең. Ул "Хәйрия" марафонын гына күр син...

Менә шулай изгелек эш­ләп яшибез, киләчәктә дә бер-беребезне барлап, бер-беребезгә терәк булып яши алсак иде. Ә иң яхшысы, һәркайсыбызның җитеш тормышта яшә­гәнен күрергә язса иде!

* Язмага карата фикерләрегезне www.atnya-rt.ru сайтында калдыра аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев