Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Сезнең хезмәт онытылмас..."

“Сезнең фидакарь хезмәтегез, тырышлыгыгыз һичкайчан онытылмас”, – диде район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын котлау тантанасында.

Иртәдән үк күпне күргән, күпне кичергән ветераннарыбыз Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрына агылдылар. Бу уңайдан, аларны бирегә алып килүне, сый-нигъмәт тулы табын өстәлләре белән каршы алуны оештырган район хакимиятенең тырышлыгы зур булды.

Мул өстәлләргә яки спектакльнең йөрәкләргә үтеп керерлек булуына түгел, хөрмәтнең шул дәрәҗәдә зур булуына күңелләре нечкәрде аларның. Араларында күз яшьләрен сөртүчеләр дә бар иде. Хәер, бәлки кабат бергә очрашып, үзара сөйләшү шатлыгыннан булгандыр ул күз яшьләре.

Район хакимияте аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлады. Районның ветераннар советы җитәкчесе Мингазиз Зиннәтов та ихлас котлап, узган авыр елларны искә алыр өчен шулай җыелып алуның мөһимлеген ассызыклады. Соңыннан, рәхәтләнеп Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” спектаклен карадылар килгән кунаклар.

Социаль үзәк “Изгелек” оешмасы, Олы Әтнә авыл җирлеге, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бу бәйрәмнең күңелле узуы өчен нык тырышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев