КӨНДӘШ САЙЛАМАДЫК
«Ак Барс» хоккей командасы Гагарин кубогы өчен көрәш тарихында бер тапкыр да плей-оффта катнашудан мәхрүм калганы юк әле. Быелгы сезон да искәрмә булмады, «Ак Барс» Көнчыгыш конференциядә беренчеләрдән булып плей-оффка юлламалы булды, ә даими чемпионат төгәлләнергә шактый вакыт кала өченче урыннан түбән төшмәве һәм югары да күтәрелә алмавы ачыкланды. Төшенкелеккә бик тиз бирелүчән җанатарлар Казан клубының үзенә көндәш сайлый алмавын начарга юраса, оптимистлар «Ак Барс»ның плей-оффка кадәр ниндидер басым астында уйнамавы файдага булачак дигән фикер белдерде. Кемнең фаразы дөреслеккә туры киләчәген дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк сериядән соң беләчәкбез. Конференциянең 1/4 финал раундындагы уеннар, хәер плей-оффтагы барлык серия дә аерым бер команданың дүрт тапкыр уңышка ирешүенә кадәр дәвам итәчәк.
«Ак Барс» хоккейчылары КХЛның даими чемпионатын Көнчыгыш конференциядә 3 нче урында төгәлләде. Шулай итеп, Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең 6 нчы урында урнашкан команда - «Салават Юлаев» белән очрашырга туры килде. Казанлылар көндәшен сайлый алмаса да, «Салават Юлаев»ка азаккы турда андый мөмкинлек бирелде. Даими чемпионат төгәлләнергә бер тур кала гына плей-оффта катнашу хокукы яулаган Уфа клубының соңгы турда «Лада» командасына оттырса, «Авангард», йә булмаса «Металлург» белән очрашу ихтималы бар иде. Әллә турнир баскычының беренче ике баскычындагы командалар куркытты, әллә инде «Ак Барс»тан бу сезонда өч уенда өстен чыгу ышанычны арттырдымы, Игорь Захаркин шәкертләре Казан белән очрашуны сайлады. Хәтерләсәгез, узган сезонда «Ак Барс» беренче раундта ук нәкъ менә Уфа хоккейчыларына оттырып, Гагарин кубогы өчен көрәштән төшеп калган иде...
БЕРЕНЧЕСЕ ТҮГЕЛ, СОҢГЫСЫ ДА БУЛМАС
«Ак Барс» - «Салават Юлаев» арасындагы дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк серия 22, 24, 26, 28 февральдә, кирәк булса 2, 4 һәм 6 мартта уза. Беренче ике (кирәк булса бишенче һәм җиденче) матч Казанда уза.
Плей-оффның беренче раундында очрашачак парлар:
Көнбатыш конференция. 1/4 финал раунды (21, 23, 25, 27 февраль, 1, 3 һәм 5 март):
1. ЦСКА (Мәскәү) - 8. «Йокерит» (Хельсинки).
2. СКА (Санкт-Петербург) - 7. «Витязь» (Подольск).
3. «Динамо» (Мәскәү) - 6. «Торпедо» (Түбән Новгород).
4. «Локомотив» (Ярославль) - 5. «Динамо» (Минск).
Көнчыгыш конференции. 1/4 финал раунды (22, 24, 26, 28 февраль, 2, 4 һәм 6 март):
1. «Металлург» (Магнитогорск) - 8. «Куньлунь» (Пекин).
2. «Авангард» (Омск) - 7. «Адмирал» (Владивосток).
3. «Ак Барс» (Казан) - 6. «Салават Юлаев» (Уфа).
4. «Трактор» (Чиләбе) - 5. «Барыс» (Астана).
...Бу сезонда без дүрт тапкыр «яшел дерби»ның шаһиты булдык инде. Уфадагы ике уенда да боз хуҗалары җиңү яуласа (4:2 һәм 3:1), гыйнварда Казандагы матчларда җиңүчене ачыклау өчен 60 минут вакыт кына да җитмәде - башта кунаклар буллит сериясендә өстен чыкса (2:1), ике атна узу белән «Ак Барс» овертаймга кадәр сузылган матчта үч кайтарды - 6:5.
- Нәтиҗәсе безнең файдага булмаган әлеге матчларнны искә алсак, ул вакытларда кайбер элементлар, әйтик, җай килеп тормау аяк чалды. Гадәти булмаган әйберләр кабатланды, - диде бу уңайдан «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Хәзер безгә әлеге көндәшкә каршы тыныч кына чыгарга һәм лаеклы уен күрсәтергә кирәк. «Салават Юлаев»ның туры киләчәген фаразлаган идек инде. Гади көндәш түгел, лаеклы уен күрсәтергә әзерләнәбез.
...Гагарин кубогы өчен көрәштә шулай итеп алтынчы мәртәбә «яшел дерби»ны тамаша кылабыз. Казан клубы әлеге көндәшен конференциянең чирекфиналында (2011/12, серия исәбе - 4-2), ярымфиналда (2012/13, 4-3) һәм «көнчыгыш»ның финалында (2009/10, 4-2) откан иде. Ә 2010-2011 елгы сезонда «Салават Юлаев» конференция ярымфиналында (4-1) уңышка иреште. Моннан тыш узган сезонның беренче раунды да хәтердә - 7 матчка сузылган серия Уфа хоккейчыларының өстенлеге белән төгәлләнгән иде.
Шунысын да искә төшерү урынлы булыр: Гагарин кубогын «Ак Барс» ике мәртәбә (2009, 2010 елларда) яуласа, «Салават Юлаев» исәбендә бер - 2011 елгы уңыш кына бар.
СКА - ЧЕМПИОНМЫ?
Даими чемпионат нәтиҗәсе буенча җиңүче командага бирелә торган Континент кубогына өченче ел рәттән ЦСКА командасы лаек булды. Алар 60 матчның 44ендә уңышка иреште. Әлеге уңыш тренерлар штабына булган ышанычны да арттырды кебек - ЦСКА клубы баш тренер Дмитрий Квартальнов һәм аның ярдәмчеләре белән тагын даими чемпионат төгәлләнүгә ике сезонга яңа килешү төзегән, дигән хәбәрләр бар. Шунысы кызык: Континент кубогына ия булган командаларның әле берсе дә Гагарин кубогын ота алганы юк. Моннан тыш даими чемпионатны ике тапкыр «Салават Юлаев» (2009, 2010), берәр мәртәбә «Авангард» (2011), «Трактор» (2012), СКА (2013) һәм Мәскәүнең «Динамо» (2014) командалары откан иде.
Быел да даими чемпионат җиңүчесе Гагарин кубогына ия булмаячак, имеш. Букмекерлар шундый фараз җиткергән. Аларның мәгълүматлары буенча (коэффициент - 2.95) финалда СКА һәм «Металлург» командалары очрашачак икән. Моннан кала финалда ЦСКА - «Металлург» (коэффициент - 5.50), «Авангард» - СКА (5.70) очрашуы да ихтимал, диелә. «Җиңүче - СКА булачак!» - ди спорт фаразлары аша акча әйләндерүчеләр.
Букмекерлар фикеренчә, «Ак Барс» - «Салават Юлаев» очрашуында фаворит - Казан клубы. Шул ук вакытта «Ак Барс»ның чемпион булуына, яисә финалга чыгуына бик азлар гына ышана.
...Ә ул арада КХЛ чемпионатының призерлары өчен Россиянең иң зур зәркән заводларының берсе махсус уникаль медальләр эшләгән. Яңа медаль дизайнында үзәк урынны боз өслеген ярып үтә торган алка алып тора. Алтын медаль чын алтыннан түгел, ә махсус җиз эретмәсеннән эшләнгән. Көмеш медальне исә нейзильбер (бакыр, никель һәм цинк эретмәсе) тәшкил итәчәк. Бронза медаль брозадан ясалачак. Бер медальнең авырыгы 450 грамм, ә диаметры 80 мм тәшкил итә. Шулай итеп, ул хоккей алкасыннан (76,2 мм) да зуррак булачак. Бер медальне ясау өчен 28 сәгать таләп ителә, шул вакыт аралыгында 25 төрле операция башкарыла. Өч төрле дәрәҗәдәге медальләр барлыгы 220 данә ясалган.
ДАИМИ ЧЕМПИОНАТ САННАРДА
«Ак Барс» бу сезонда беренче чиратта командалы уен белән уңышка ирешә алачак. Чөнки составта йолдызлар юк. Хоккей белгечләренең фикере шундый. Уенчыларның шәхси статистикасына күз салсак, «Ак Барс»ның берьюлы 9 хоккейчысы 20 һәм аннан күбрәк очко җыйган. Даими чемпионатта «Ак Барс»ның иң нәтиҗәле уенчысы булып Джастин Азеведо танылды - 33 (13+20) очко.
Составта уннан күбрәк алка кертүчеләрнең саны - 7 хоккейчы. Иң нәтиҗәлесе - Федор Малыхин исәбендә 16 алка бар. Шуңа да «Ак Барс»ның уены аерым бер-ике хоккейчының кәефенә генә бәйле булмаячак.
Тагын бер сөенечле факт: «Ак Барс» плей-оффка имгәнүләрсез диярлек барып җитте. Исемлектә ике генә хоккейчы -Евгений Григоренко һәм Вячеслав Солодухин. Алары да составта уен язмышын хәл итәрлек хоккейчылар түгел.
Ә «Салават Юлаев»ның уены даими чемпионатта 57 (14+43) очко туплаган Швеция һөҗүмчесе - Линус Умарк, 42 (20+22) очколы 19 яшьлек Россия хоккей йолдызы - Кирилл Капризов, Финляндия уенчылары - 36 (19+17) очкога ия Теему Хартикайнен белән 31 (6+25) очко китергән Сами Лепистё кебек уенчыларның кәефенә бәйле булачак.
- Бер звено белән генә дүрт уен рәттән җиңеп булмый. «Салават Юлаев»ның көче күпкә җитмәячәк. «Ак Барс» - фаворит, - ди бу уңайдан ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Александр Кожевников.
«Салават Юлаев»ка капкачылары да аяк чалырга мөмкин. Бу сезонда Уфа командасы үз капкасына 174 алка керттереп, клуб тарихындагы антирекордын яңартты. Алардан күбрәк алканы Новокузнецкиның «Металлург»ы (194), «Медвешчак» (186) һәм «Лада» (180) гына керттерде. Аларның берсе дә плей-оффка эләкмәде. Чагыштыру өчен - «Ак Барс» 127 алка гына керттергән.
...КХЛның даими чемпионатына йомгак ясап, йолдыз-уенчыларны барласак, Магнитогорскиның «Металлург» командасы һөҗүмчесе Сергей Мозякин исәбендә 85 (48+37) очко икәнен күрәбез. Аннан соңгы йолдызлар СКАда - Илья Ковальчук78 (32+46) һәм Вадим Шипачёв 76 (26+50).
БЕР ФИКЕР
Даими чемпионат төгәлләнгәч «яшел дерби» алдыннан баш тренерлар даими чемпионатка нәтиҗә ясады.
- Тулаем алганда, даими сезон начар булмады, - ди «Ак Барс»ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Команда яхшы уйнады, матур хоккей, лаеклы уен күрсәттек. Башта имгәнүләр уенга аяк чалды - әйдәп баручы өч сакчыбызны югалттык. Шулай да проблема инде хәл ителде. Сезонны тигез һәм тотрыклы үтә алдык. Сүз дә юк, тискәре мизгелләр, уңышсыз уеннар да булмады түгел. Үзгәрешләр кертә алдык һәм уеныбызны яхшырттык. Инде хәзер көндәш бар - чыгарга, уйнарга һәм җиңәргә кирәк.
- Чемпионат катлауы булды, - ди «Салават Юлаев»ның баш тренеры Игорь Захаркин. - Шулай да төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Без 20 матчта гына төп вакытта оттырганбыз. Бу «Ак Барс» һәм «Авангард» кебек командалар дәрәҗәсендәге уен, дигән сүз. Авырлыклар аша үткән сезон командадагы һәр кешегә файдага гына булачак.
...«Ак Барс» - «Салават Юлаев» матчы вакытында «Татнефть Арена» һәм «Уфа Арена» боз сарайларында аншлаг булачагына шик юк. Казандагы уеннарны 400-1150 сумга (ресторанда 1600 сум) тамаша кылып булса, Уфада бәя бераз кыйммәтрәк - 500дән алып 1900 сумга кадәр. Хәер, бәядә мени хикмәт - «яшел дерби»ның һәр матчы кабатланмас мизгелләр бүләк итә, ләбаса! Андый хис-кичерешләргә бәя биреп булмый ул.
"Ак Барс" - "Салават Юлаев" каршылыгы кайсы команданың җиңүе белән төгәлләнә?
Нет комментариев