Каенсарда Ат елын каршы алдылар
Авылда Яңа ел чарасы 29 декабрь көнне үк үтте. Быелгысы үзенчәлекле булды. Ат елын балалар гына түгел, ветераннар да сәхнәгә менеп, җырлап-биеп каршыладылар. Кичә балаларның Кыш бабай белән Кар кызын, соңрак Яңа елны - 3 яшьлек кыз баланы сәхнә түренә чакыруы белән башланды. Самими балачак: оялу да, каушау да юк...
Авылда Яңа ел чарасы 29 декабрь көнне үк үтте.
Быелгысы үзенчәлекле булды. Ат елын балалар гына түгел, ветераннар да сәхнәгә менеп, җырлап-биеп каршыладылар. Кичә балаларның Кыш бабай белән Кар кызын, соңрак Яңа елны - 3 яшьлек кыз баланы сәхнә түренә чакыруы белән башланды. Самими балачак: оялу да, каушау да юк үзләрендә. Ир-малайларның бергә чыгып биюен, аерым биюләрне, барысы бергә җырлауларын күреп хозурландык... Шунда Кыш бабай ветераннарның да килүен ишетүе хакында әйтеп, аларны күрергә, ишетергә теләвен җиткерде. Ә ветераннар ялындыра торганнардан түгел. Рәхәтләнеп җырладылар, күңел ачтылар.
Клуб мөдире Люция Абдуллина Ат елында туган авылдашларны да онытмаган. Һәрберсен сәхнәгә дәшеп, бүләкләде. Алар да үз чиратында тамашачыга матур җыр-бию һәм шигырьләр бүләк иттеләр. Монда мулла абзый да, яше сиксәнне узган бабай да җыр суздылар.
Соңыннан лотерея уены да узды. Кыскасы, бик күңелле булды. Ә авылдашлар шундый матур бәйрәм оештырган клуб җитәкчесенә рәхмәт әйтеп таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев