Участок җитәкчесе сүзләренә караганда, җирле референдумда нәкъ шуның кадәр сайлаучы катнашырга өлгергән.
Каенсар авылында урнашкан участокка халык су ташкыны кебек агылмаса да, килүчеләрдән һич өзелеп тормады. Аеруча иртәнге 8 белән 9 арасында кеше күп булды. Бу аңлашыла да, авыл кешесе иртәнге сәгатьтән йокыдан тора да, кичтән планлаштырганны эшли башлый. Ә аңа кадәр референдумда катнашып, үз фикерен әйтергә тырыша.
- Бик мөһим референдум бу. Үзебез өчен, киләчәгебез өчен. Хөкүмәт ярдәм иткәндә файдаланып калырга кирәк. Киләсе елга мондый референдум булмаска да мөмкин, - диделәр бер төркем сайлаучылар референдум турында үз фикерләрен белдерүне сорашкач.
Шунысы кызык, ерактагы авылларда яшәүчеләр арасыннан референдумга килүчеләр күбрәк.
- Әйшияз, Казак Үртәменнән килүчеләр күп булды. Хәзер бит үәр ике йортның берсендә автомобиль бар. Иртәнге сәгатьләрдә андыйлар бик күп иде, - диделәр.
Нет комментариев