КАЙТАРЫП БУЛСА ИКӘН...
Авырлыклар китермәгән булсам әле дә исән булыр иде. Ул мине тәрбияләмәгән булса, күптән гүр иясе буласы идем.
Мәүлетдин торыр йорты булгач, артыгын булдырырга хыялланмады да. Чөнки кешедән яхшырак яшәгәннәрнең тапкан малын тартып алып, үзләрен туган җирләреннән сөрүләрен күреп тора. Сугыш башлангач, ике улы белән хатынын калдырып, беренчеләрдән булып, үз теләге белән, Ватанны якларга чыгып китә. Оркыя ил белән килгән афәтне сабырлык белән кабул итә. Дошман Мәскәү янына килеп җиткәндә Мәүлетдиннең батырларча һәлак булуы турында хәбәр аның сабырлыгын сындыра алмый. Фронт өчен, җиңү өчен мөмкин булганның барын да эшләргә ант итә 32 яшьлек тол хатын. Мәхмүткә - 10, Сөгъдәгә - 8. Мәхмүтне колхоз эшенә җәлеп итәләр. Сугыш беткәндә ул инде тулысынча "тәртә арасына" кергән 13 яшьлек колхозчы була. Хуҗалыкта булган бердәнбер кәҗәне карау Сөгъдәгә йөкләнә. Аны көтүдән каршы аласы. Таба алган җирдән чүп үләннәре, тал яфраклары җыясы, киптереп кышка әзерлисе. Оркыя кая кушсалар да, көндезме, төнләме, бер эштән дә калмый. Сәламәтлеге бар, балаларына караучы кирәкми. Үзәккә үткәне: балаларга ашатырлык хезмәт хакы түләнми. Бәрәңге белән кәҗә сөте - төп ризык. Ипи пешерү өчен он бәрәңгегә кушарлык кына тотыла. Ел буе эшләгәнгә 400 тирәсе хезмәт көне язылса, аңа 2 пот ярым арыш бирелә. Өч кешегә ел тәүлегенә ике пот онны җиткерергә кирәк. Җан башына көнгә 30 грамм туры килә ул. Калганына бәрәңге, үләннәр. Урак урганда арыш уып ашала. Тик өйгә бер бөртек тә алып кайтырга ярамый. Дәүләткә түлисе салымнарга түзәрлек түгел. Бервакыт салым инспекторы, итче вәкил, укытучы-агитаторны ияртеп авыл советы рәисе килеп керәләр. Тәмамланган ел өчен 40 килограмм ит салымын түләттерү ниятләре. Акча юк. Самовар белән ястыкны алдагы елда алып чыкканнар иде. Бу юлы ит түләвенә кәҗәне алырга исәпләре. "Алга таба ничекләр яшисе булыр", дип борчыла хатын. Ә уллары кәҗә торган сарайга чыгып, кәҗәнең мөгезләренә тотыналар. Вәкил балаларны тибәреп, кәҗәне бау белән эләктермәкче була. Кечкенә Сөгъдә Вәкилнең кулына тешләрен батыра. Тегесе, авыртуга чыдый алмыйча, акырып, кәҗәне ычкындыра. Комиссия әгъзалары Оркыяга балаларын алырга куша. Хуҗабикә: "Ничек мин аларны соңгы ризыкларыннан мәхрүм итим? Колхоз түләсә, мин түләрмен. Зинһар калдырыгыз! - дип ялвара.
1950 елда Мәхмүт армия хезмәтенә алына. Сөгъдәне ФЗО мәктәбенә җибәрәләр. Кемерово шахтасында ташкүмер чыгара. Аннан армиягә китә. Ләкин озак хезмәт итә алмый. Авыру сәбәпле госпитальдә дәвалаганнан соң, сәламәтләнеп җитмәгән көе авылга кайтаралар. 1954 елда Мәхмүт белән Сөгъдә Усад авыл хуҗалыгын механикалаштыру мәктәбенә укырга кереп, бер елдан киң профильле механизатор таныклыгы алып чыгалар. Кызыл Юл МТСында эшкә урнашалар. Механизатор һөнәрен яңа үзләштерүчеләргә директор башта иң иске тракторларны бирә. 1958 елда МТСлар үзгәртеп корылгач, техниканы колхозларга саталар. Колхозда хезмәткә түләү түбәнәйсә дә, механизаторларга барыбер өстенлекләр саклана. Эшләгән тормыш алып бару өчен яраса да, йорт төзүгә җитәрлек булмый.
Абыйсы өйләнеп бер ел үткәч, Сөгъдә дә өйләнә. Һәм ике яшь пар язылып, Казахстанның чирәм җирләрен үзләштерергә чыгып китәләр. Кустанай өлкәсенең киң далаларында эшләп күп мактауларга лаек булалар. Ә хатыннары сыер саву алдынгылары буларак дан казаналар.
Сәламәтлеге какшаган әниләре балаларын үз янына чакыра. Мәхмүт авылга кайтып гаиләсе белән йорт җиткерә. Иң абруйлы механизатор була. Әмма 40ны тутыра алмыйча, әнисен, хатыны белән кызын калдырып бакыйлыкка күчә.
Сөгъдә хатыны Тәнзилә һәм кызы Тәслимә белән Казанның Северный бистәсендә йорт җиткезеп, шәһәр кешесенә әйләнәләр. Тәнзилә заводка эшкә урнаша. Сөгъдә зур машинада йөртүче булып эшли. Соңрак электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштереп, лаеклы ялга чыкканчы автохуҗалыкта хезмәт куя. Кызлары ире Илдус белән ике кыз үстерделәр.
Гаиләгә төрле авырлыклар кичерергә туры килә. Пенсиягә чыккач яңабаштан матур, тату тормыш башлана. Авылдагыча терлек асрап, бакчада төрле яшелчәсен, җимешен үстереп сатып, мул тормышта яшәделәр. Балаларына, оныкларына яхшы терәк булдылар. "Вафа мәчете" эшли башлаганнан җомга намазын калдырмаган Сөгъдәне калдырып, дүрт ел элек хәләле Ходай хозурына күчте. Тәнзиләгә ике яшь тулганда 27 яшьлек әтисе Хәкимҗан, беренчеләрдән булып, һәм 1941 елның 20 сентябрендә һәлак була. Уналты яшендә әнисен югалта. Әтисе киткәч туган кызга ул вакытта унөч яшь. Ятим калган ике кыз тормышның бөтен авырлыгы белән очрашалар. Дәүләттән ярдәм юк. Кызларны сарыклар тәрбияләргә фермага беркетәләр һәм таякка эшләтәләр. Яшәү чыганагы - шәл бәйләп сатуда.
Унтугыз яше тулганда Тәнзилә киләчәген Сөгъдә белән бәйләргә ризалаша. Бик күп кыенлыклар аша узарга туры килсә дә сабыр булды. Беркайчан да зарланмады. Гомере буе кешеләргә гел яхшылык кына эшләү аның яшәү рәвеше булды. Аның белән аралашканнар гел сагынып искә алалар үзен. Олысы-кечесе аңа ышанып эч серләрен бушата иде. Чөнки аңа сөйләнгән сер урамга чыкмый. Ә киңәшләре тәҗрибәле психологныкы сыман. Нәкъ менә аның киңәшен тотып, бистәнең күп гаиләләре таркалмыйча калды.
Сөгъдәнең яше сиксәнгә якынлаша. Мөмкин булганда һәрчак, бигрәк тә җәйге айларда, җомга намазыннан соң үз машинасында Чембулат зиратына кайта. Анда әнисенең, абыйсының, якыннарының каберләрен барлый, догаларын укый. Тәнзиләсе каберендә, җәй буе, сулар сибеп, чәчәкләр үстерә. Очраган саен аны юксынуын, сагынуын әйтеп күңеле йомшара. Олы кешенең күз яшьләрен күрү җиңел түгел. Тәнзилә кебек сабыр булырга кушам. Ә ул: "Ничек сагынмыйм? Мин бит чирле идем. Ашкайнату системамны армиядә дә дәвалый алмадылар. Ул терелтте. Мин кайнар һәм бик усал идем. Ул түзде. Мин киләчәк турында уйламыйча бүгенге көн белән генә яши идем. Ул мине яшәргә өйрәтте һәм оҗмахта яшәтте. Мин аның кадерен пенсиягә чыккач кына белә башладым. Үкенәм, ник өйләнгәч үк аны аңламадым? Фәрештә булган бит ул минем Тәнзиләм.
Авырлыклар китермәгән булсам әле дә исән булыр иде. Ул мине тәрбияләмәгән булса, күптән гүр иясе буласы идем. Мин аның гомерен яшим. Кайтарып булса икән үткән гомерләрне..."
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев