Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Калатау - Гөлүсә Батталова иҗаты

Беләм - җирдә Чатыртаулар барын, Айгыртаулар барын күккә ашкан ... Калатауга менеп җан яңартсам, Яши башлыйм төсле яңабаштан. Беләм - җирдә биеклекләр барын, Бөеклекләр барын чиктән ашкан. Калатауның тыйнак олпатлыгы Кадерлерәк миңа кыя таштан. Беләм - җирдә хак тарихлар барын, Ялган әкият барын көчләп таккан. Үз-үземне эзләп табар Калам, Ничә...

Беләм - җирдә Чатыртаулар барын,
Айгыртаулар барын күккә ашкан ...
Калатауга менеп җан яңартсам,
Яши башлыйм төсле яңабаштан.

Беләм - җирдә биеклекләр барын,
Бөеклекләр барын чиктән ашкан.
Калатауның тыйнак олпатлыгы
Кадерлерәк миңа кыя таштан.

Беләм - җирдә хак тарихлар барын,
Ялган әкият барын көчләп таккан.
Үз-үземне эзләп табар Калам,
Ничә гасыр инде бикле капкаң...

Беләм - җирдә таш калалар барын,
Башкалалар барын читкә каккан.
Калатауның кара еланы да
Мең ел белә кебек мине яттан.

Беләм - җирдә Чатыртаулар барын,
Айгыртаулар барын күккә ашкан .
Калатауга карап тау булалсак,
Яши башларбыз күк яңабаштан.

Фото авторның контакт челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев