Кар астында суган үстерәләр – "Ватаным Татарстан" газетасы
Саба районы Шекше авыл җирлегендә туган кешеләр, читтә яшәсәләр дә, туган авылларында эшмәкәрлек эшен башлап җибәргән. (Казан, 15 февраль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Лилия Нурмөхәммәтова). Саба районының Шекше авыл җирлегендә туган кешеләр, читтә яшәсәләр дә, туган авылларында эшмәкәрлек эшен башлап җибәргәннәр. Ничекме? Эшмәкәр буларак авылда теркәлү узганнар. Эшчәнлекләрен исә үзләре теләгән...
Саба районы Шекше авыл җирлегендә туган кешеләр, читтә яшәсәләр дә, туган авылларында эшмәкәрлек эшен башлап җибәргән.
(Казан, 15 февраль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Лилия Нурмөхәммәтова). Саба районының Шекше авыл җирлегендә туган кешеләр, читтә яшәсәләр дә, туган авылларында эшмәкәрлек эшен башлап җибәргәннәр. Ничекме? Эшмәкәр буларак авылда теркәлү узганнар. Эшчәнлекләрен исә үзләре теләгән җирлектә алып баралар. Шекшеләрнең үз теш табибларына кадәр бар. Гәрчә табибның кабул итү бүлмәсе Сабада урнашкан булса да. Җирле бюджет менә шулай туплана. Җирлек башлыгы булып эшли башлагач, Радик Хәйрдинов авылдан чыккан эшмәкәрләрне бер йодрыкка тупларга карар кыла. Алар белән очрашулар оештырып, авылны үстерү буенча фикер алышулар үткәрергә керешә. Бу чарага читтә эшләүче авылдашларын гына түгел, район башлыгы урынбасарларын да чакыра. Бергәләп авыл турында сөйләшеп, килеп туган проблемаларны хәл итү юлларын эзлиләр.
- Бик үҗәт кеше ул, - ди район башлыгы урынбасары Расих Рәхимҗанов аның турында.
Кияүләрне дә эшкә җигәләр
Үҗәт булмаса, авыл егет-кызларын гына түгел, кияүләрне дә эшкә җикмәс иде. Әнә Иран егетен татар авылында бизнес ачарга күндергән. Бүген аның җимеш төргәкләү цехы эшләп тора. Шушы җирлектә туып үскән Роберт Мәмәтов, чит җирләрдә шактый гомер иткәч, гаиләсе белән туган якларында төпләнергә була. Буй җиткән ул-кызының гаиләсе белән кайтып төшә. Читтә җиләк-җимеш белән эш йөрткән бу гаиләне авыл советы рәисе үзләрендә эш башларга күндерә. Буш торган кибетне арендага алып, җимеш төргәкләү цехы оештырып җибәрәләр. Ә бу эшнең башында, билгеле, кияү тора. Ираннан - Әстерханга, аннан фура белән турыдан-туры бирегә килә. Бер машина 25 тонналап җимеш алып кайта икән. Авылда аны берничә көн эчендә төргәкләп тә куялар. Аннан Россиянең төрле шәһәрләренә җибәрәләр. "Күбесенчә хөрмә җимеше кайта. Караҗимеш, йөзем, киптерелгән компот җимеше төргәкләнә", - ди Радик әфәнде. Мәмәтовлар авылның унлап хатын-кызын эшле иткән.
- Җимеш пластмасс контейнерларда килә, - ди җирлек башлыгы. - Анысын да әрәм итмибез. Бер эшмәкәребез икенчел чимал буларак алып китә.
Мәктәпкә бер тонна - бушлай
Суганны да кар астында үстерә бу авыл. Дөресрәге, бер читтән кайткан гаилә шундый кәсепкә кереп киткән. Казан базарларының берсендә җиләк-җимеш, яшелчә белән сату итүче Собир Мәхмүдов Алан Елга авылына кайтып йорт ала. Бүген аның хатыны, дүрт баласы биредә яши. Гаилә башлыгы исә Казанда сату итә. Атнага бер тапкыр гына кайта. Менә шул гаилә көзге чорда бакчасына суган утыртып калдырган. Язын кар эрүгә алар кыяк җибәреп, бик тиз үсеп җитәләр. Собир аларны базарга алып китеп сата икән.
Бу гаиләнең бик тырыш булуын белдерә җитәкче. "Өйләрендә помидор тозлап та сату итәләр. Нәрсәгә куллары ята, бөтенесен дә эшлиләр. Алар ярдәмендә авылда җиләк-җимеш сата торган күмәртәләп сату склады оештырырга иде", - дип хыяллана Радик әфәнде. Сәбәбе дә юк түгел, җәйге чорда бу гаилә, арзан бәядән кавын-карбыз алып кайтып, авыл халкын бер сөендергән булган инде. Мәктәпкә дә бер тонна суганны бушлай биргәннәр. Бүген мәктәп теплицасында кыякка суган үстерәләр.
Авылда тагын бер теплица эшләп тора. Анысы -Рәмис Фазылов хуҗалыгында. Кышкы чорда кыяк суган үстерү серләреннән тыш, кыяр игүнең дә нечкәлекләрен өйрәнә башлаган эшмәкәр. Киләчәктә эшен тагын да җайландырырга ниятли ул.
Санап бетерерлек түгел
Бу авыл җирлегенең үзенчәлеге шунда: авылга кагылышы булган һәркемне үзләренә тарта белүдә, уртак тел табуда. Шулай булмаса, җирлектәге унлап чишмәгә җан өрелер идеме? Алар янәшәсендә ял итү йорты калкып чыгар идеме? Анда тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ял итәр өчен, махсус программа нигезендә электр уты кертелер идеме? Эшмәкәрләр алынмаса, күперләр торгызылыр, юллар тәртипкә китерелер, авыл музее, сугышта һәлак булганнарны искә алучы обелиск төзелер, ачык һавада ретромашиналар музее калкып чыгар идеме икән? Хоккей, футбол җене кагылган малайларны үсендереп, аларга мөмкинлек тудырырлар идеме? Әнә Сәрдәдә мәчет төзүне дә миһербанлы затлар үз җилкәләренә алган. Зиратларны тәртипкә китереп кенә калмыйча, кабер казырга җиңел булсын өчен, мотобурга кадәр алып биргәннәр. Авылларда узучы бер генә бәйрәм дә эшмәкәрләрдән башка узмый, ди җитәкче.
- Бу эшләрне кемнәр башкара соң? - дип сорыйм җирлек башлыгыннан.
- Аларның исемнәрен санап бетерә торган түгел. Берсен әйтсәм, икенчесе калырга мөмкин. Авылга катнашы булган һәркемнең өлеше керде. Читтәгеләр дә, авылда торучылар да көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр, нинди дә булса бер нәрсәне эшләп куялар. Без иганәчеләрдән акча җыймыйбыз. Алар үз мөмкинлекләреннән чыгып, төзелеш материаллары кайтартып, үзләре нидер эшли. Бездә агротуризмга да нигез салынды, дәвам иттерәсе генә бар, - ди Радик Рамазанович.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев