Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кара, кара, мәче менеп бара

Шундый сәләтле, ара-тирә гаҗәпкә калдыра торган авылдашларыбыз бар. Мин үзем  дә хыялланырга яратам, ә Хатыйп абый безнең барыбызны да уздыра.

    Ниләр генә эшләми ул. Эшләгәне күпме, эшлисе дә җитәрлек.  Түзә алмыйча берничәсен фотога төшереп чыктым, сез дә карап сокланыгыз әле.

Хатыйп абый Сәфиханов – олы яшьтәге кеше. Кышын алар Казанда яшиләр, балалар бакчасында хезмәт куя. Җәен авылда торырга кайталар. Оныклары, тормыш иптәше белән безне гаҗәпләндерәләр. Әле бу эшләгәннәре, әле самолеты бар, машинасы...  Анысының эченә дә кереп утырып була.  Сөбханалла, Хатыйп абый, кулларыңнан куан.

Фидаил Кадимов,

Ара авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев