Әтнә караклары тотылды
Районның тикшерү бүлеге тарафыннан гыйнвар аенда 3 яшүсмернең караклык очрагы ачыкланган. Дөрес, алар белән бергә бер өлкән яшьтәге кеше дә булган. Күмәк хуҗалык мөлкәтен урлаганнар алар. Хәзер бу эш судка җибәрелгән. "Моны истә тотып, тагын бер кат әти-әниләргә, өлкәннәргә мөрәҗәгать итәсе килә - зинһар өчен балаларыгызга игътибарлырак булыгыз, аларның кайда...
Районның тикшерү бүлеге тарафыннан гыйнвар аенда 3 яшүсмернең караклык очрагы ачыкланган. Дөрес, алар белән бергә бер өлкән яшьтәге кеше дә булган. Күмәк хуҗалык мөлкәтен урлаганнар алар. Хәзер бу эш судка җибәрелгән.
"Моны истә тотып, тагын бер кат әти-әниләргә, өлкәннәргә мөрәҗәгать итәсе килә - зинһар өчен балаларыгызга игътибарлырак булыгыз, аларның кайда йөргәнен белеп торыгыз", - дип кисәтә тикшерү бүлеге җитәкчесе Рамил Хәсәнов.
Нәкъ шундый кисәтү районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе сәркатибе авызыннан да яңгырады. Безнең татарда: утсыз төтен булмый, диләр. Күргәнегезчә, "төтен"е бар, "ут"ка ук әйләнә күрмәсен. Кисәтүгә колак салыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев