Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Караклар җәзасын алыр

Район авылларының берсендә яшәүче Н. тиз генә баю турында хыяллана. Бирим дигән колына-чыгарып куяр юлына, дигәндәй, җае да чыгып куя. Күршедәге ташландык йортның газ торбаларына күзе төшә моның. Тимер сатып акчалы була, янәсе. Озак уйлап тормыйча, сәбәбенә дә керешә. Иптәшкә танышын һәм үзенең улын алып, поста йортның газ торбаларын, шулай...

Район авылларының берсендә яшәүче Н. тиз генә баю турында хыяллана. Бирим дигән колына-чыгарып куяр юлына, дигәндәй, җае да чыгып куя. Күршедәге ташландык йортның газ торбаларына күзе төшә моның. Тимер сатып акчалы була, янәсе. Озак уйлап тормыйча, сәбәбенә дә керешә. Иптәшкә танышын һәм үзенең улын алып, поста йортның газ торбаларын, шулай ук аларны ныгытып куя торган тимер-томырларын алып чыгалар. Тик хыялны гына тормышка ашыра алмый калалар. Тузу сәбәпле барлыгы 2837 сум дип бәяләнгән торбаларны кире кайтарырга туры килә. "Каракларга карата җинаять эше ачылды", - дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев