Каш ясыйм дип күз чыгармыйк
«Безнең гәҗит»нең 7нче санында пенсионер укытучы Равия Саматованың "Мәчет ул мәктәп тә, мәдрәсә дә түгел", дигән мәкаләсе басылган иде. Ул мәчетләрдә балаларга дини дәресләр укытуны дөрес түгел дип саный. "Ай-һай җиңел карыйлар балаларны укыту мәсьәләсенә", дип борчылып яза. "Укытучы кешенең медицина белешмәсе, педагогик белешмә кәгазе,лицензиясе булырга тиеш. Әйтелгән документлардан башка...
«Безнең гәҗит»нең 7нче санында пенсионер укытучы Равия Саматованың "Мәчет ул мәктәп тә, мәдрәсә дә түгел", дигән мәкаләсе басылган иде.
Ул мәчетләрдә балаларга дини дәресләр укытуны дөрес түгел дип саный. "Ай-һай җиңел карыйлар балаларны укыту мәсьәләсенә", дип борчылып яза. "Укытучы кешенең медицина белешмәсе, педагогик белешмә кәгазе,лицензиясе булырга тиеш. Әйтелгән документлардан башка балалар укыту кайда гына булса да закон нигезендә тыелырга тиеш", дип яза ул. Шул ук газетада бу мәкаләгә карата каршы чыгучылар да, яклаучылар да булды.
Мин дә 18 ел мулла булып эшләгән кеше буларак үземнең фикерләремне язмакчы булам. Районыбызда мәдрәсә юк. Читтән торып мәдрәсәдә укучыларыбыз һәм шундый юл белән тәмамлаучы 2-3 кешебез бар үзе. Көндезге бүлекне тәмамлаучылар да шуннан артык түгел. 45 авыллы районыбыз өчен болар бик аз. Шулай да алар арасыннан да яхшы белемгә ия булган берничәсен күрсәтеп үтәсем килә. Болар: Габделмәннан Халиков - Югары Көек, Галимҗан Сабиров - Күлле Киме, Рубис Шакиров - Күңгәр, Әдһәм хәзрәт - Бәрәскә һәм Илшат хәзрәт - Түбән Көектән. Ни кызганыч, хәзерге вакытта читтән торып укучылар арасында "Әгүзү-Бисмилләһ"не, тәкъбирләрне дөрес итеп әйтмәүчеләр, кыска гына сүрәләрне укыганда хаталанучылар да очрый. Заманында андыйларның бер-икесен төзәтергә тырышып карадым, әмма нәтиҗәсе генә күренмәде.
"Күп укыдык мәдрәсәдә,
Аңламадык бер нәрсә дә", - дигән шигъри юллар шундыйлар турындадыр инде.
Берничә ел дәвамында балаларның Коръән, намаз уку бәйгеләрендә жюри әгъзасы булдым. Аларда катнашкан балаларның белемнәре төрлечә. Кайберләре кыска сүрәләрне генә түгел, озыннарын да хаталанмыйча укыйлар. Намаздагы хәрәкәтләрне, намазның шартларын да төгәл үтәүчеләр булды. Ничек өйрәтсәң, балалар шулай кабул итәләр. Кызганыч, кайберләрен мактарлык түгел иде. Димәк өйрәтүчеләре дә белемнәре буенча төрле дәрәҗәдә. Мин муллалыктан киткән 2 елда бу бәлки яхшы якка үзгәргәндер.
Һәрхәлдә укытырга теләге булучының кирәкле документлары булмаса,мөхтәсибебез Наил хәзрәт хаҗи белән очрашып, аның рөхсәтен алырга кирәк. Югыйсә, җитәрлек белемең булмаган хәлдә укытучылык кылуныңфайдасына караганда зыяны күбрәк. Каш ясыйм дип күз чыгармыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев