Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кая бара замана?

Тереләй туный дәүләт кешеләрне. Чыдамлыгын сыныйм дияме?! Закон язган берәр түрә заты Халык өчен әллә көяме?!

Көннән көнгә хаклар үсә бара.
Арта бара ясак-салымы.
Инде илдә халык көче кергән
Берәр төзек өлкә калдымы?!

Ипотекаларга дәүләт юмарт.
Кредитын да бирә бер очтан.
Көне-төне кара тир түксә дә,
Халык башы чыкмый бурычтан.

Ераклаша бара көннән көнгә
Байлар белән ярлы арасы.
Кемдер берәү туеп сикергәндә,
Кемгә ипинең дә карасы.

Тормыш авырлыгын күтәрәлми,
Яшь гаиләләр күпләп таркала.
Олы буынга да бу тормышта
Шатлык урынына зар кала.

Яхшы тормышларны күрмәгәнгә
Күнеккәнбез инде яманга.
Җавапсыз бер сорау мине ашый:
Кая бара икән замана?!

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев