Казак Үртәме: табигате искиткеч, тик менә...
Табигатенең матурлыгы турында бик күп тапкырлар язылды инде бу авылның
Казаклар, Өлә Казаклары, Югары Казаклар, Казак Үртәме...Казак атамасы белән авылларны Татарстанда еш очратырга була.
Исемнәре бертөрле атамаларга ия булган мондый авылларның нинди уртаклыклары бар соң? Гомумән, районыбызның Казак Үртәме авылы ничек килеп чыккан, тарихи тамырлары кая барып тоташа. Авыл белән шулай кызыксынуымны ишеткәч, әлеге авылны үз эченә алган Күәм авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллин Яңа Әтнәдә яшәүче Таһир абый Самиков белән аралашып алырга тәкъдим итте. Таһир абый тумышы белән кайчандыр Казак Үртәменнән бер километр ераклыкта урнашкан, хәзерге көндә җир йөзеннән юкка чыккан Кече Үртәм авылыннан. Заманында әлеге һәм Каенсар белән Казак Үртәме авыллары уртасында урнашкан Ник күчтем дип йөртелгән авылларны Хрущев указы нигезендә юкка чыгаралар. Авыл кешеләре әнә шул чакта кайсы кая күченә, шактый өлеше Казак Үртәменә килеп урнаша. Туган авылларында башкача җан асрар мөмкинлеге булмый шул аларның, кем әйтмешли, “тыннарын кысалар”. Каршы килүчеләр дә булмый калмый, билгеле, Таһир абый сүзләренә караганда, туган авылларыннан мәҗбүри күчерүне бик авыр кичереп, асылынып үлүче дә булган. Ә менә Казак Үртәменең килеп чыгышын Таһир Самиков 1875 ел белән бәйли. «Патша гаскәрләре Казанны алганнан соң, байтак еллар уза. Әби патша үлгәннән соң, халык өстеннән карап торыр өчен махсус казак гаскәрләре билгеләнә. Алар татар авылларына җибәрелеп, анда башкисәрлек белән шөгыльләнә. Бу патша Россиясенә халыкны куркыту өчен кирәк була. Әлеге кешеләр патшага хезмәт итә, алар өчен дин дә, милләт тә бернәрсәгә дә тормый”, – дип сөйли Таһир абый. Авылның исеме дә нәкъ менә шуның белән бәйле дип саный. Бу урында танылган галимә, татар ономастикасы, топономиясе, һәм гидрономиясе өлкәләре белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Фирдәвес Гарипованың фикере дә кызыклы. Ул билгеле бер авылны гына күздә тота. Әмма авылларның бер үк атама йөртүе бу очракта аның фикеренә карата да кызыксыну уята. “Авылга исем биргәндә шунда яшәгән кешеләрнең һөнәрләре дә исәпкә алына. Бу да татар авыллары арасында киң таралган күренеш. Моңа кадәр искә алган Кукмараның Казаклар авылын алыйк. Биредә авыл исеме атлы казакларга бәйле. Дон казаклары бүген православие динендәге урыслар булса да, аларның тамырлары кыпчакныкы. Төркиләр атны аерым бер мәхәббәт белән яраткан, бу малга татарның мөнәсәбәте җылы, татарны атсыз күз алдына да китерү авыр. Элеккеге атлы казаклар да империя буйлап күченеп йөргән, шушы якларга килеп төпләнүләре гаҗәп түгел» .
Инде бүгенге Казак Үртәменә әйләнеп кайтсак, авылда бүгенге көндә 27 хуҗалыкта 89 кеше гомер кичерә. Атнага ике мәртәбә – җомга һәм сишәмбе көннәрендә бәрәскәләр кибет белән килеп сату итәләр. Авылда башлангыч мәктәп бар, анда ике бала белем ала. Укытучылары – шушы авылда туып, Әйшиязда гаиләсе белән яшәүче Гөлүсә Газизова. Мәчет эшләп тора, муллалары – Рәхимҗан Закиров. Фельдшерлык пункты да шул мәчеттә урнашкан, Энҗе Насыйрова халыкны биредә дә, үз өендә дә кабул итә. Авылга газ кергән, су бар. Янгын гидранты урнаштырылган. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, тагын бер шундый гидрант куярга җыеналар. Биредә башлыча пенсионерлар яшәсә дә, яшьләр дә юк түгел. Күрше Күлле Кимегә, Көеккә барып эшлиләр. Юл оешмасында эшләүчеләр дә бар.
Бик матур урында урнашкан ул. Яшәр өчен дә мөмкинлекләр юк түгел. Бигрәк тә мал асраучылар өчен оҗмах. Халкы ачык йөзле, кунакчыл. Биредә яшәүчеләрнең дә, читтә авылларын сагынып гомер кичерүчеләрнең дә борчуы бер – юллар. Ә юллар дөрестән дә, борчырлык. Авылдан читтә яшәгәннәр якыннарының каберләрен дә зиярәт кыла алмый яшәсен әле менә шушындый заманда. Бик кызганыч!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев