Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан малае Адель Нәбиуллин “Дети на льду. Звезды” телепроектында өченче урын алды

"Ростелеком" компаниясе оештырган Россиякүләм бәйгедә җиңгәч, 9 яшьлек фигуралы шуучы Татарстанның җыелма командасына кабул ителде. (Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). "Телевизион шоу-программасында чыгыш ясау - яшь спортчылар өчен зур тәҗрибә булды", - дип белдерде "Дети на льду. Звезды" проектында катнашып, өченче урынны яулаган Казан малае Адель Нәбиуллинның әнисе Диләрә...

"Ростелеком" компаниясе оештырган Россиякүләм бәйгедә җиңгәч, 9 яшьлек фигуралы шуучы Татарстанның җыелма командасына кабул ителде.

(Казан, 2 ноябрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). "Телевизион шоу-программасында чыгыш ясау - яшь спортчылар өчен зур тәҗрибә булды", - дип белдерде "Дети на льду. Звезды" проектында катнашып, өченче урынны яулаган Казан малае Адель Нәбиуллинның әнисе Диләрә ханым. "Ростелеком" акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган проектның яшь спортчыларга ачкан мөмкинлекләре турында бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.
Адель Нәбиуллинга әле нибары 9 яшь. Россия күләмендә узган проектның җиңүчеләр исемлегенә кергәч, аны Татарстанның фигуралы шуу буенча җыелма командасына кабул иткәннәр. "Җыелма командага, гадәттә, 10 яшьтән соң һәм бары тик лаеклыларны гына алалар, Адельне шушы зур казанышы өчен республика данын якларга чакырдылар", - дип сөйләде Диләрә Нәбиуллина.
"Дети на льду. Звезды" телевизион проекты беренче тапкыр узган ел үткәрелгән иде. Сентябрь-октябрь айларында узган быелгысы - икенче сезон. "Ростелеком" компаниясенең Татарстан филиалы җитәкчесе Диас Сафин искәрткәнчә: "Безнең компания өчен бу проект химаячелек эшчәнлеге генә түгел, без Россиянең Тимераякларда фигуралы шуу федерациясе белән берлектә аны оештыручы буларак көч куйдык. Проектның шундый матур, истә калырлык вакыйга булып югары дәрәҗәдә узуы куандыра. Кечкенә спортчыларны анда чып-чынлап, өлкәннәргә куелган таләпләр белән җитди жюри бәяләде. Жюри белән СССР һәм Россиянең атказанган тренеры Татьяна Тарасова рәислек итте. Шулай ук жюрида мөхтәрәм остазлар Илья Авербух һәм Максим Траньков булды. Бу проект безнең илдә балалар арасында спортка кызыксынуны арттырды, тренерларга, спортчыларга яхшы тәҗрибә бирде. Җиңүчеләргә тапшырылган акчалата премияләр алга таба да аларга фигуралы шуу өлкәсендә осталыкларын үстерергә ярдәм итсен дип телибез. Проектның өченче сезоны да булыр дип өметләнәбез". Билгеле булганча, тугыз сериядән торган шоу-программа "Ростелеком" интерактив телевидениесендәге биш телеканалда күрсәтелгән ("МАТЧ! Наш спорт", "МАТЧ! Планета", "360", "МАМА", "ВСЕ ТВ").
Диас Сафин сүзләренчә, быелгы проектның яңалыгы - финалга чыгарга лаек малайларны һәм кызларны жюри гына түгел, ә тамашачылар да сайлый алуында булган. "Ике ай дәвамында өч турда барган ярышта 8-9 яшьлек 42 спортчы фигуралы шууда осталыгын күрсәтте. Финалга ил күләмендә иң-иңнәр - 14 бала - 7 кыз һәм 7 малай чыкты. Аларның икесен тамашачылар СМС-тавыш биреп сайлады. Ярыш вакытында проектта катнашучылар 6 төркемгә бүленгән иде, һәр төркемнән ике бала финалга үтте, ә калганнар тамашачыларның тавыш бирү исемлегенә керде. Түләүле СМС-тавыш җибәрүчеләрдән җыелган миллион сумнан артык акчаны да безнең компания хәйриячелеккә юнәлтте. Бөтен акча "Линия жизни" фондына күчерелде", - дип хәбәр итте Диас Сафин. Бу акча Сарытау өлкәсеннән ун яшлек Никита Бежиговны дәвалауга тотылыр дип көтелә, ул хәзерге вакытта Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәгендә остеосаркомадан дәвалана.
Әйтергә кирәк, җиңүчеләр 28 октябрьдә игълан ителгән иде: бәйгедә беренче урынга Мәскәүдән Марк Лукин һәм Ярославль өлкәсеннән Диана Зубкова лаек булды.
"Мин каушамаган булсам, бозда егылмаган булсам, бәлки, беренче урынны да алыр идем, - диде Адель журналистларга. - Иң кыены - чыгыш ясаганда дулкынлануны җиңү. Мин инде хисләремә хуҗа булырга тырышам. Бозда егылсаң, югалып калырга ярамый, тиз генә аякка басып, чыгышыңны тагын да матуррак дәвам итәргә кирәк. Беркайчан да бирешергә ярамый. Шуганда ниндидер алымнар барып чыкмый икән, ярыштан кайткач өйдә аларны кабатлый-кабатлый, яхшыртырга кирәк".
Адель үзе сөйләгәнчә, тимераякка ул 4 яшендә баскан. "Мин еш авырый идем. Табиб миңа сәламәтлекне чыныктырырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте. Ике туган абыем Камил фигуралы шууга йөри иде, тик нигәдер ташлады. Аның тимераяклары калды, миңа бирделәр, шулай бозга чыктым", - дип искә ала "Дети на льду. Звезды" телевизион проекты финалисты.
Адель әйткәнчә, сеңлесе - 4 яшьлек Әминә дә абыйсына карап, тимераякка баскан, фигуралы шуу белән кызыксына башлаган.
"Әти-әниләрне балаларын фигуралы шууга бирергә өндим. Бүген балаларга спорт белән шөгыльләнергә яхшы шартлар тудырылган. "Дети на льду. Звезды" кебек проектлар аларга үзләрен спортта табарга, осталыкларын үстерергә, уңышларга ирешергә ярдәм итә. Улыбыз бу проектта җиңү яулавына бик сөенәбез. Проектка әзерләнеп бик дулкынландыргыч көннәр кичердек, аның остазлары, гаиләбез - бөтенебез бергәләшеп аңа көч биреп тордык", - дип сөйләде Диләрә Нәбиуллина.
Адель Казанда Олимпия резервындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Телепроекттан тыш аңа төп ярышларга да әзерләнергә туры килгән. Тик Адельнең тренеры Эльвира Сельскова үзенең укучысын мактап кына тора. "Адель күнекмәләргә беркайчан да начар кәеф белән килми. Ул фигуралы шууны ярата, күнекмәләргә гел шатланып йөри, аны мәҗбүр итәргә кирәкми. "Дети на льду. Звезды" телепроектында җиңүе дә - аның тырышлыгы", - дип укучысын куәтләде тренер.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/02/151546/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев