Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Казан — төрки дөньяның фәнни үзәкләреннән берсе» — Турхан Дилмач

Кичә Казанда төрки халыкларның традицион мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни конференция башланып китте. Конференциягә чит илләрдән - 22, Россия регионнарыннан 44 галим - җәмгысы 150 катнашучы килгән. Фәнни конференцияне оештыручылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе. Фәнни конференциянең пленар утырышы...

Кичә Казанда төрки халыкларның традицион мәдәнияте мәсьәләләренә багышланган халыкара фәнни конференция башланып китте. Конференциягә чит илләрдән - 22, Россия регионнарыннан 44 галим - җәмгысы 150 катнашучы килгән.

Фәнни конференцияне оештыручылар - Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе.

Фәнни конференциянең пленар утырышы Татарстан Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында ачылды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Төркиянең Казандагы илчелеге генераль консулы Турхан Дилмач сәламләде.

Министр кунакларын сәламләп проблеманың әһәмиятен билгеләп узды, "Татарстанның матди булмаган мәдәни мирас турында" Татарстан Законы әзерләнүен искәртеп узды. Турхан Дилмач үзенең фамилиясе тылмач сүзеннән ясалганын әйтеп, "Татарга тылмач кирәкми" дигән мәкальне искә төшереп, үз чыгышын һәрвакыттагыча татарча ясады. Ул Казанны төрки дөньяның фәнни үзәкләреннән берсе дип атады, Төркиядән унбишләп галим килүен әйтте һәм чыгышын тәмамлап: "Без азрак, галимнәр күбрәк сөйләсә хәерле булыр", - дип тәмамлады.

Конференциянең пленар утырышында Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Казахстан, Таҗикстан галимнәре чыгыш ясады.

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе конференциянең аралашу теле инглиз, рус һәм төрки телләр булуын искәртеп узды. Галимнәр пленар утырышта, нигездә, үз телләрендә чыгыш ясадылар, кайберләре чыгышларын өлешчә русча ясады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев