Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казан укучысы бер көнгә Татарстан Президенты ярдәмчесе вазифасын башкара

19нчы гимназия укучысы Гамил Нуруллин республика лидерына шәһәр мохитен һәм татар телен үстерү тәкъдимнәре белән хат язган. (Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Казанның 19нчы гимназиясендә укучы Гамил Нуруллин бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аның ярдәмчесе сыйфатында бер көн үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр...

19нчы гимназия укучысы Гамил Нуруллин республика лидерына шәһәр мохитен һәм татар телен үстерү тәкъдимнәре белән хат язган.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Казанның 19нчы гимназиясендә укучы Гамил Нуруллин бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән аның ярдәмчесе сыйфатында бер көн үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика башлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

19нчы гимназиянең X сыйныф укучысы Гамил Нуруллин республика лидерына шәһәр мохитен һәм татар телен үстерү тәкъдимнәре белән хат язган. Республика лидеры моңа җавап итеп аны бер көнгә үзенең ярдәмчесе итеп чакырган.

Бүген Гамил Нуруллинның көне республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкләре катнашында ТР Президенты үткәргән аппарат киңәшмәсеннән башланды. Рөстәм Миңнеханов аны киңәшмәдә катнашучыларга тәкъдим итеп, бүген Гамил Нуруллинның үз ярдәмчесе булачагын әйтте.

Киңәшмәдән соң ТР Президенты Гамил Нуруллин белән бергә «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында төзелеш эшләре белән танышу өчен Түбән Камага юл тотты.

Шуннан соң алар Әлмәттә капиталь ремонт үткәрелгән 3нче шәһәр хастаханәсе ачылышында һәм «Татнефть» акционерлык җәмгыяте директорлар советы утырышында катнашачак.

Төштән соң Татарстан Президенты республика һәм федераль гаммәви мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашу үткәрә. Әлеге чарада Гамил Нуруллин да катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев