Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда эчкечелек һәм наркоманиядән интегүчеләрнең туганнары өчен семинар үтәчәк

Семинарга (843) 265-45-88 телефоны буенча язылырга мөмкин. Керү ирекле. (Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 15-24 декабрь көннәрендә Татарстанда алкоголизмны кисәтү ункөнлеге уза. Аның кысаларында, 23 нче декабрь сәгать 9 да, Республика наркология диспансерында (Сеченов урамы, 6 нчы йорт, мансарда) алкоголизм һәм наркоманиядән интегүчеләрнең туганнары өчен ачык семинар үтәчәк. Бу...

Семинарга (843) 265-45-88 телефоны буенча язылырга мөмкин. Керү ирекле.

(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 15-24 декабрь көннәрендә Татарстанда алкоголизмны кисәтү ункөнлеге уза. Аның кысаларында, 23 нче декабрь сәгать 9 да, Республика наркология диспансерында (Сеченов урамы, 6 нчы йорт, мансарда) алкоголизм һәм наркоманиядән интегүчеләрнең туганнары өчен ачык семинар үтәчәк. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Теләге булганнар бәйлелек вакытында, психокоррекция ярдәме нигезе буларак, психотерапевтик дәвалау алымнары белән таныша. Шулай ук, хроник стресслар, невроз, психосоматик авыруларны кисәтү турында бөтен кирәкле мәгълүмат җиткереләчәк.

Семинарга (843) 265-45-88 телефоны буенча язылырга мөмкин. Керү ирекле.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Республика наркология диспансерында бушлай дәресләр атна саен шимбә көннәрендә сәгать 9 да (төркемләп һәм индивидуаль терапия) үткәрелә. Диспансерның психологик лаборатория белгечләре тарафыннан эчкечелек һәм наркоманиядән тилмерүче аерым кешеләргә, шулай ук, тулаем гаилә системасына ярдәм итү буенча психотерапевтик программа эшләнгән. Әлеге программа 2015 елдан бирле уңышлы кулланыла.

2016 ел нәтиҗәләре буенча, Республика наркологик диспансерында учетта 28 769 кеше тора (100 мең кешегә 741,53). 2015 елда - 28 мең 583 кеше.

Алкоголизм, наркомания, химик булмаган бәйлелекнең (ашау тәртибе бозылу, игромания) төп сәбәпләренең берсе - дисфункциональ гаиләдә яшәү.

Гаилә кризисының проблемасы шунда ки: аны нинди билгеләр буенча танып булуны һәркем аңламаска да мөмкин. Сезнең гаиләгә кризис кагылганмы-юкмы икәнен түбәндәге билгеләрдән аңлап була:

- Гаиләдә каршылыклар кискенләшә;

- Гаилә әгъзаларының роль функцияләре бозылган;

- Гаилә системасы барлык дәрәҗәләрдә дә бозылган: ир-хатын, ир белән хатын - балалар, ир белән хатын - ата-ана, ир белән хатын - туганнар.

- Элек сез кулланган коммуникация алымнары бүтән нәтиҗәле түгел;

- Чарасызлык, аңлашылмаучанлык, никахтан канәгатьсезлек хисе туа;

- Бер-береңә тәнкыйть көчәя;

- Гаиләдә конфликтлар, низаглар күренеп тора;

- Гаилә традицияләре бозылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/19/154548/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев