Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда ике яңа сырхауханә төзеләчәк

Министр әйтүенчә, Казанда 100 елдан артык эшләүче сәламәтлек саклау биналары булганлыктан, аларга алмашка яңа учреждениеләр сафка бастырылды.

(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Казанда ике яңа сырхауханә төзелеше буенча йөкләмә бирелгән. Бу хакта бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. 2017 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы быел гына сафка бастырылган заманча диагностика үзәге - Казанның Идел буе районындагы 21 нче шәһәр сырхауханәсендә узды.

Итоговая пресс - конференция министра здравоохранения РТ Адель Вафин

Министр Казанда 100 елдан артык гамәлдә булган сәламәтлек саклау биналары барлыгын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, Яңа Савин районында бер балалар сырхауханәсе, Киров районында элекке 17 нче шәһәр сырхауханәсе бинасы урынында олылар өчен сырхауханә төзелеше ниятләнә. "Проектлау эшләре бара, киләсе ел башында проектлауны төгәлләп, эшне дәвам иттерәчәкбез", - диде Гадел Вафин.

Моннан тыш, министр әйтүенчә, Шаляпин урамы 20 нче йорт адресы буенча Туберкулезга каршы диспансерда балалар диспансерлык бүлеге буенча эш алып барыла. Бу озак вакыт төзелгән объектта эшкә нокта кую планлаштырыла. "Диспансерның халәтенә карата шикаятьләр күп булды", - диде ул.

Гадел Вафин берничә махсуслаштырылган хезмәт үсешенә карата дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсенә ирешелүен дә билгеләп үтте. Әйтик, Әлмәт шәһәрендә Республика клиник онкология диспансерының бүлекчәсе буларак радиология корпусы төзелеше күздә тотыла.

"Без проектлау эшләрен алып барабыз. 15 гыйнварда алар тәмамланып, экспертиза уздырылачак", - диде министр. Аның сүзләренә караганда, Чаллыда да онкология хезмәтен үстерү планлаштырыла. Әлеге проект Татарстан Президенты контролендә.

"Без онкопатологияләрдән үлемне киметү өчен шушы ресурсларны үстерергә ниятлибез", - диде Гадел Вафин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155107/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев