Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Казанда кичке һәлакәттә 5 кеше зыян күргән

Ломжа һәм Фучик урамнары киселешендә килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 3 машина бәрелешкән.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). 2 апрельдә Казанның Ломжа урамында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч машинаның бәрелешүе аркасында 5 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән, аларның берче хастаханәгә озатылган.

Һәлакәт кичен булган: Ломжа һәм Фучик урамнары киселешендә өч автомобиль - "Лада Самара", "Лада Калина" һәм "Шевроле Нива" машиналары бәрелешә. Сәламәтлегенә зыян килгән 5 кешене ашыгыч ярдәм хезмәте ярдәмендә хастаханәгә озатканнар.

Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев